Штандр (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Штандр (уен) latin yazuında])
Штандр
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам
Физик активлык

Штандр татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу уен күбрәк урамнарда, болыннарда, ишек алларында уйнала.

Балалар мәйдан уртасына йомры сызык сызалар һәм шунда кереп басалар. Балаларның берсендә туп була. Ул: «Штандр!» —дип кычкыра да тупны һавага чөеп җибәрә. Шул вакытта бер иптәшенең исемен әйтә, мәсәлән, Гөлфия булсын, ди. Балалар түгәрәктән йөгереп качалар. Ә Гөлфия тупны тизрәк тотып алырга тырыша. Тупны тоткач, «штандр» дип кычкыра. Качып баручы балалар бу сүзне ишетүгә «шып» туктыйлар. Гөлфия түгәрәк сызыгыннан берәр якынрак торган бала янына таба өч адым атлый, әгәр дә ераграк тоелса, алга таба төкерә дә төкереге төшкән урынга барып баса һәм иптәшенә тупны ыргыта. Тегесе дә тупны тизрәк тотып «штандр» дип кычкыра, балалар тагын урыннарында «катып» калалар. Уенчы тупны озак тоталмыйча йөргән арада, иптәшләре түгәрәк эченә кереп калырга тырышалар. Ә түгәрәк эчендәге кешеләргә туп ыргытырга ярамый. Әгәр барлык балалар да түгәрәк эченә кереп бетә алсалар, уен яңадан башлана.

II вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туп белән уйнала торган уен. Бер бала тупны ала да, бер иптәшенең исемен кычкырып, тупны һавага чөя. Кемнең исеме чыккан, ул тупны тотып алып, бер иптәшенә бәрергә тиеш. Тидерә алса да, алмаса да, туп төбәлгән кеше тупны һавага чөя. Уен шулай берөзлексез бара. Әгәр бер кеше тунны өч мәртәбә тидерсә, аны «өйләндерәләр». «Өйләндерүнең» тәртибе болай: балалар бергә җыелып баш бармакларын өскә тотып торган килеш һәрберсенә таныш кыз исемнәрен кушып чыгалар да «гаепле» каршына киләләр: «Кемгә өйләнәсең?» — диләр. «Шуңарга!» — дип, бер малайның бармагына күрсәткәч, ул үзенә аталган кыз исемен әйтә. «Гаепле» шул кызга өйләнә булып чыга. Малайлар көләләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]