Шудра

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шудра latin yazuında])

Шудра[1] ул Һиндстанда Һинд дине иҗтимагый тәртибенең дүрт варнасының берсе.[2] Төрле чыганакларда ул каста дип,[2] яки альтернатив рәвештә иҗтимагый сыйныф дип тәрҗем ителә.[3] Ул дүрт варнаның иң түбән дәрәҗәсе. Риг Ведада "Шудра" сүзе бары тик бер мәртәбә генә очрый, ләкин башка Һинд дине текстларында да очрый, мәсьәлән, Манусмрити, Артхашастра һәм Дхармашастраларда очрый. Теоретик рәвештә Шудралар башкаларга хезмәт итә торган варис хезмәт итүче сыйныфтан гыйбарәт булганнар.[4][5][6] Кайбер очракларда, алар патшаларга таҗ кию церемонияләрендә катнашканнар.

Манусмрти (Ману законнары)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Манусмрити күбесенчә Браминнар (каһиннәр сыйныфы) һәм Кшатрияләр (патша, хөкүмәт һәм сугышчылар сыйныфы) өчен үз-үзенңе тотыш кодексы турында сүз алып бара.[7] Текстта Шудралар, һәм шулай ук Вайшьялар искә алына, әмма бу өлеш иң кыска бүлек булып тора. Манусмритиның 9.326 – 9.335 секцияләрендә Вайшьялар өчен сигез кагыйдә һәм Шудралар өчен ике кагыйдә раслана.[8]
10.43 - 10.44 секцияләрендә Ману каһиннәрне һәм ритуалларны санга сукмыйча Шудралар халәтенә төшкән Кшатрияләр кабиләләре исемлеген китерә. Болар: Пундракалар, Кодалар, Дравидалар, Камбоджалар, Яваналар (Юнан халкы?), Сакалар, Парадалар, Паһлавалар, Чиналар, Кираталар һәм Дарадалар.[9][10]

Гуркха халкы вәкиле, Брамин һәм Шудра.

Урта гасыр Упанишадалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта гасыр чоры текстларында, мәсьәлән, Ваджрасучи Упанишадада варна турында сүз алып барыла һәм Шудра төшенчәсе кертелгән.[11][12] Уилфрид Лорье Университеты фәләсәф профессоры Ашвани Питыш фикеренчә, the Ваджрасучи Упанишада әһәмиятле текст булып тора, чөнки анда теләсә-нинди иҗтимагый килеп чыгышы булган кеше булуның иң олы рухи халәтенә ия булырга мөмкин дип фараз ителә.[13]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.encyclopedia.com/philosophy-and-religion/eastern-religions/hinduism/sudra
  2. 2,0 2,1 Varadaraja V. Raman, 2006, 200–204 битләр.
  3. Encyclopedia Britannica, 2010
  4. Ghurye, 1969, 15–17, Quote: "This was only generally true, for there were groups of occupations like trading, agriculture, labouring in the field and doing military service which were looked upon as anybody's, and most castes were supposed to be eligible for any of them. битләр.
  5. Ram Sharan Sharma (1990). Śūdras in Ancient India: A Social History of the Lower Order Down to Circa A.D. 600. Motilal Banarsidass. pp. 60–61, 192–200, 261–267 with footnotes. ISBN 978-81-208-0706-8. https://books.google.com/books?id=gsZkAu-RHVgC&pg=PA60. 
  6. Richard Gombrich (2012). "Chapter 8. Caste in the Monastery". Buddhist Precept & Practice. Routledge. pp. 343–357. ISBN 978-1-136-15616-8. https://books.google.com/books?id=uZQrBgAAQBAJ&pg=PA343. ; Гомбрихның Буддачылык текстларын өйрәнүе буенча, аеруча Шри Ланка Буддачылык һәм Тамил Һинду җәмгыятендә касталарга карый торганда, "Вайшья һәм Шудра төшенчәләре төгәл сызык белән аерылган иҗтимагый берлекләргә карамый, әмма бу төшенчәгә төрле төркемнәр кергән (...); Урта гасырларда (мәсьәлән, безнең эраның 500–1500 елларда) гәрчә җәмгыять һаман дүрт сыйныфтан торса да, бу төркемләштерү инде кулланылмаган (...)"
  7. Patrick Olivelle, 2005, 16, 62-65 битләр.
  8. Patrick Olivelle, 2005, 16, 8-14, 206-207 битләр.
  9. Deshpande, Madhav; Hook, Peter Edwin. Aryan and Non-Aryan in India. University of Michigan. p. 8. ISBN 0891480145. https://books.google.com/books?id=vpz6CpO4XhwC&q=Cinas,+Kir%C4%81tas+and+Daradas&dq=Cinas,+Kir%C4%81tas+and+Daradas&hl=en&sa=X&ved=0ahUKEwi7tInOmu_bAhVJb60KHRwqC9g4ChDoAQgmMAA. Retrieved 24 June 2018. 
  10. Baldwin, John Denison. Pre-Historic Nations. Sagwan Press. p. 290. ISBN 1340096080. https://books.google.com/books?id=Oz5HAQAAMAAJ&pg=PA290&dq=shudras+Cinas,+Kir%C4%81tas+and+Daradas&hl=en&sa=X&ved=0ahUKEwiJo-iimu_bAhVMiqwKHaGqDR8Q6AEIKzAB#v=onepage&q=shudras%20Cinas%2C%20Kir%C4%81tas%20and%20Daradas&f=false. Retrieved 25 June 2018. 
  11. Mariola Offredi (1997), The banyan tree: essays on early literature in new Indo-Aryan languages, Volume 2, Manohar Publishers, Калып:Oclc, ISBN 9788173042775, page 442
  12. M.V. Nadkarni (2005), Review Articles: Perspectives on Dalit Problems and Solutions(үле сылтама)Калып:Dead link, Journal of Social and Economic Development, Vol. 7, No. 1, page 99
  13. Ashwani Peetush (2011), Justice and Religion: Hinduism, in Encyclopedia of Global Justice, Springer Netherlands, ISBN 978-1402091599, pages 596–600