Шулган

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шулган latin yazuında])
Шулган
Халык саны 925 (2010) Edit this on Wikidata
География
Ил Россия
Координатлар 56°9'12"тн, 55°30'1"кнч
Почта индексы 452843 Edit this on Wikidata
Телефон коды 333, 334 Edit this on Wikidata
Карта

ШулганБашкортстанның Тәтешле районында урнашкан авыл. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 925 кешенең яшәве мәгълүм.

Почта индексы — 452843, ОКАТО коды — 80250860001.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулган авылындагы Габделвәли Гәрәев сөйләве буенча, Шулган авылына чуралар (батырлар) заты нигез салган. Алар: Аккуз чура һәм анын энекәшләре Байчура, Ятим чура, Фәкыйр чура. Калтасы районы Иске Бөртек авылыннан килгән Гәрәй житәкчелегендә Шулган, Кашкак, Тау авылларына нигез корганнар. Соңрак бу заттан, яңа килгән затлы нәселләр белән аралашып, Тубал заты, Гали заты, Талкар заты, Талкан заты, Әр заты, Кафер-тафер заты, Казанбай заты һ.б. нәселләр хасил булган. Кафер-тафер затынын тарихын болай сөйлиләр: Пугачев явы тар-мар ителгәч, бу якларга качкан марҗа килеп төшкән, үзен Пугачевнын хатынымын дип таныштырган. Патша гаскәрләре аны эзәрлекләп, куып баралар икән. Шулгандагы Фәйзулла исемле бер кеше аны өенә керткән, чәчләрен алдырып, битләрен корым белән буяган һәм марҗага бөтенләй сөйләшмәскә, авызыннан селәгәй генә агызып торырга кушкан. Эзәрлекләп килүче патша хезмәтчеләре моны Фәйзулланын тиле кызы дип уйлап, ары киткәннәр. Бу марҗа азак Фәйзуллага гашыйк була һәм алар бергә яши башлыйлар, балалары туа. Бу нәселне Кафер заты дип йөртә башлыйлар....

Шулган халкынын тагын бер үзенчәлеге: алар элек-электән милли хәрәкәтләрдә, азатлык очен көрәшләрдә актив катнашып килгән. Гражданнар сугышында да Зәки Вәлиди җитәкләгән башкорт дивизиясенә дә утызлап кеше Казанга, татар дивизиясенә дә киткән.

Урман - Гәрәй олысы старшинасы Җомакай Әскәров Шулган авылында туып усә. Архив белешмәләре буенча, ул - татар һәм Салават Юлаев, Емельян Пугачев кебек батырларның иң якың яудашларынын берсе була. Анын җитәкчелеге астында баш күтәрүчеләр 1773 елнын декарбрендә Уса шәһәренең, Бөре каласын яулап алалар, шушы ук елның июнь аенда Әңгәсәк заводларын җимерәләр... Салават Юлаев та крестьян сугышы вакытында Бөре, Уса, Көңгер крепостьларына яу чапканда берничә тапкыр Тәтешле районы аша үтә. Аеруча озакка ул биредә 1774 елда туткала. Шулган авылында сакланган риваять буенча, ул Җомакай Әскәров белән Тәкмән-тау астына хәзинә күмеп калдыра.....

Гомумән, Шулган җирендә күренекле шәхесләрнең якты эзе бүген дә саклана. Халык шагыйре Әнгам Атнабаев Шулганда укытучы булып эшли, үзенең беренче пьесаларын Шулган сәхнәсенә алып чыга. Шулай ук күренекле шагыйрә Саҗидә Сөләйманова да биредә 1944-1946 елларда балалар укыта. Аның тыйнаклыгын, ихласлыгын, якты күңеллелеген чиксез сагыну белән сөйлиләр....[1]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[2]
925

Авыл белән бәйле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]