Шура (альманах)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шура (альманах) latin yazuında])
«Шура»
Tөр

дини альманах


Гамәлгә куючы

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте

Нәшер итүче

«Хузур» нәшрият йорты

Нигезләнде

2013

Тел

татар

Төп офис

Казан, Лобачевский урамы, 6

Тиражы

2 500


Веб-сайт: http://dumrt.ru/ru/media/shura-almanah

«Шурá»татар телендә Казанда 2013 елдан нәшер ителүче дини әлманах. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм нәзарәтнең «Хузур» нәшрият йорты тарафыннан кварталга бер мәртәбә чыгарыла. Альманах республика имамнары өчен дини эшләрне алып баруда кулланма булып тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Шура (журнал)

1908-1917 елларда Ырынбурда танылган татар меценатлары Мөхәммәдшакир (1857-1912) һәм Мөхәммәдзакир (1859-1921, Дәрдмәнд) Рәмиевлар Россия империясе татар-мөселманнары өчен иҗтимагый-агарту һәм әдәби-публицистик басма[1] булган «Шура» (شورا , Шуро) журналы нәшер итәләр (мөхәррире — күренекле дин белгече, педагог, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин (1859-1936)). Басма ике атнага бер чыгарыла. «Шура» журналы, РСФСР Халык Комиссарлары Советының «Матбугат турында декрет»ы нигезендә, 1918 елның гыйнварында ябылган[2].

Әлманах[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Шура» әлманахы, № 12.

2013 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм нәзарәтнең «Хузур» нәшрият йорты, «Шуро» журналы традициясен дәвам итеп, «Шура» исемендә дини альманах нәшер итә башлый. Кварталга бер мәртәбә чыккан басманың 2013-2018 елларда 19 саны дөнья күрә. «Шура» әлманахы Татарстанның барлык мәчетләре һәм мәхәлләләрендә таратыла. Халык соравы буенча сатуга да чыгарыла[3].

Әлманахта[4] санннан-санга бер квартал эчендә укыла торган барлык җомга һәм гает хөтбә-вәгазьләре («Әбу Хәнифә нәсыйхәтләре», «Бәхетле гаилә – җирдә җәннәтнең чагылышы», «Сабырлык хикмәте», «Бөек Ватан сугышында вафат булган ата-бабаларыбыз хөкеме» һ. б. ш.), дини мәсьәләләргә аңлатмалар, көнүзәк сорауларга дини күзлектән чыгып җаваплар, тарихи һәм фәнни мәкаләләр, күренекле татар дин белгечләренең тормыш юлы, эшчәнлеге турында очерклар, матур әдәбият әсәрләреннән өзекләр, иске татар имлясында язылган текстлар, республика шәһәрләре һәм авылларындагы намаз вакытлары һ. б. файдалы мәгълүмат бирелә. Татарстанның барлык мәхәлләләрендә бердәй җомга вәгазьләре укуны кертү РФнең башка диния нәзарәтләрендә дә кызыксыну уяту сәбәпле, басманы башка өлкәләрдә тарату мәсьәләсе карала.

Әлманахның баш мөхәррире — мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

2013 елның 17 июлендә ПИ № ТУ 16 – 01077 санлы «Гаммәви матбугат чарасын теркәү таныклыгы» алган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]