Шура (журнал)
Шура | |
شورا | |
Tөр |
журнал |
---|---|
| |
Нәшер итүче | |
Баш мөхәрир | |
Нигезләнгән |
1908 |
Тел |
татар теле |
Публикацияләр туктату |
1918 елның 26 гыйнвары |
Төп офис |
«Шура» (شورا , Шуро, «Киңәш») — Ырынбурда 1908 елның 10 гыйнварыннан 1918 елның 26 гыйнварына кадәр чыккан әдәби, гыйльми, тарихи татар журналы. «Вакыт» газетасы типографиясендә басылган, тышлыгы белән 36 бит тәшкил иткән. Ун елга якын вакыт эчендә әлеге матбугат басмасының барысы 240 саны чыккан. Наширләре — Мөхәммәдшакир һәм Мөхәммәдзакир Рәмиевләр. Баш мөхәррире — Ризаэтдин Фәхретдин.
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Журналда иҗтимагый-сәяси мәкаләләр, диннәр хакында карашлар, көндәлек дини мәсьәләләр, борынгы археологик истәлекләр, шигырьләр, хикәяләр, библиография һәм тәнкыйть, хат һәм хәбәрләр, әсәрләр, кыска хикәяләр, гыйбрәтле сүзләр яктыртылып барган.
Үзен киңәш мәҗлесе дип таныган журналда төрле катлам-сыйныф вәкилләре язышкан: шуңа күрә анда басылып чыккан көнүзәк милли мәсьәләләргә мөнәсәбәт-карашлар да төрлечә булган. “Шура”ның эчтәлеге ягыннан берникадәр чуарлыгы, беренче чиратта, шуның белән аңлатыла. Журналның бу үзенчәлеген кабул итеп бетермәгәнлектән, кайбер замандашлары (мәсәлән, Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич) аның эшчәнлегендә талымсызлык күреп, тәнкыйтьләгәннәр.
“Шура” редакциясендә төрле елларда Фатыйх Кәрими, Шәриф Камал, Зариф Бәшири, Җамал Вәлиди, Ярулла Вәли, Кәбир Бәкер һәм башкалар эшләгән. Г. Тукайның да «Шура»га эшкә чакырылганлыгы мәгълүм.
“Шура” журналының еллык төпләнмәләре хәзерге вакытта Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Ташкәнт, Алма-Ата шәһәрләренең эре китапханәләрендә, шулай ук Нью-Йоркта, Һельсинкида һәм Төркия шәһәрләре китапханәләрендә саклануы мәгълүм. Бу да журналның үз чорында киң таралганлыгын раслый.
Ябылу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Шура» журналы, Халык Комиссарлары Советының «Матбугат турында декрет»ы нигезендә, 1918 елның гыйнварында рәсми рәвештә ябылган.[1]
«Шура» журналы татар миллионерлары ― алтын приискалар хуҗалары, агалы-энеле Мөхәммәдшакир һәм Мөхәммәдзакир (Дәрдемәнд) Рәмиевләр наширлегендә чыгып килгән «Вакыт» газетасы белән бер үк вакытта чыгудан туктатыла. Бу ике атналык, рәсемнәр белән бизәлгән, әдәби, фәнни һәм тарихи журнал 1908 елның 20 гыйнварынннан ун ел буе өзлексез басылып килгән һәм аның барысы 240 саны чыккан. Татар журналлары арасында «Шура» иң күренеклесе була. Милли басмалар сафында материалга иң бае, энциклопедик характердагы басма буларак, абруй казанган, киң таралган, күп укылган. Татар матбугатында хезмәт иткән каләм ияләренең барысы да диярлек «Шура» журналында актив язышалар. Журналда даими рәвештә мәшһүр шәхесләр, зур вакыйгалар, гомуми иҗтимагый-сәяси тормыш, дини мәсьәләләр, тәрбия, сәламәтлек турында, тарихи язмалар, әдәби әсәрләр-шигырьләр, хикәяләр, мәзәкләр, библиография һәм тәнкыйть, редакциягә мөрәҗәгатьләр, аларга бирелгән җаваплар урын ала.
1918 елның 18 (31) гыйнварында, Ырынбурдан дутовчы ак казаклар куып чыгарылган көнне, җирле хакимият большевиклар фиркасенең Хәрби-революцион комитеты карамагына күчә. Әлеге комитет составында кызыл комиссар В. Н. Мискинов җитәкчелегендә Матбугат эшләре буенча махсус комиссия төзелә. 18 гыйнвар көнне үк комиссар Мискинов шәһәрдә чыгып килгән большевистик булмаган газеталарны ябу турында әмер чыгара[2]. 1918 елның 20 гыйнварында, әйтелгән әмер нигезендә, Ырынбурда 1917 елның октябреннән бирле нәшер ителеп килгән Ырынбур мөселман хәрби комитетының рәсми басмасы ― «Безнең теләк» исемле атналык газета чыгудан туктатыла. Бер атна да узмый, 1918 елның 26 гыйнварында, 2309 саны чыкканнан соң, большевиклар карары белән, «Вакыт» газетасы да, 240 саны чыккан «Шура» журналы да ябыла. Әлеге матбугат органнарының туктатылуы уңае белән, ул чакта Россиядә чыгуларын дәвам иткән татарча газеталарның барсында да диярлек махсус белдерү игълан ителгән:
«Вакыт» мөштәриләренә!
1918 ел 26 гыйнвары иртән сәгать унда Ырынбур Мөселман военный революционный комитет тарафыннан унике ел милләт хезмәтендә дәвам итеп килгән «Вакыт» гәзитәсенең матбагасы, кәгазе конфисковать (мөсадәрә) ителде вә гәзитә туктатылды, вә банкыдагы акчасы, ярты миллионнан артык торган бу мөэәссә мәзкүр комитетка күчкәнгә, «Вакыт» вә «Шура» мөштәриләре каршында мәсьүлдер. Бу хәлнең вөҗүдкә килүенә итәк астыннан һәм ачыктан-ачык хезмәт иткән кешеләргә татар тарихы, әлбәттә, тиешле мөкяфәтне бирер. Наширләр тарафыннан вәкил ― Ярулла Вәли.
«Шура» журналының баш мөхәррире Ризаэтдин Фәхретдин, журнал ябылганнан соң, тормыш итү өчен матди мөмкинлекләр булмаганлыктан, 1918 елның язында гаиләсе белән Уфага күчеп килә һәм Диния Нәзаратенә казыйлык хезмәтенә күчә[3][4].
Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- http://leb.nlr.ru/search/?scope=docs&cid=0&mrph=0&py1=&py2=&query=%40AF+shura#ipp=100(үле сылтама)
- Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157―175нче бит.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ «Шура» журналына — 100 ел, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2012-07-04
- ↑ Ананьев В. Оренбургский военно-революционный комитет. ― Оренбург, 1959. ― С.6
- ↑ Ризаэддин Фәхреддин: Кәгазь өстендә калган исем – бетмәс гомердер = Ризаэддин Фахреддин: Жизнь длиною в вечность (төзүче-авторлар Д. Г. Гыймранова, Л. И. Гобәйдуллин, Р. Х. Миңнуллин). Казан: Рухият, 2014. ISBN 978-5-89706-165-5
- ↑ Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 165нче бит