Шушуния тавында мәгарә гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шушуния тавында мәгарә гыйбадәтханәсе latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Шушуния тавында гыйбадәтханә мәгарәсе
Төбәк / район Бангладеш, Банкура
Дин Һинд дине, Вишнуизм

Шушуния тавында гыйбадәтханә мәгарәсе Бенгаль телендә: শুশুনিয়া, Susunia, Shushunia – ул Көнбатыш Бенгалиядә (хәзерге заманда Бангладеш) Вишну Ходаена багышланган

археологик һәм дини объект. Гыйбадәтханә безнең эраның II гасырына карый, моның турында мәгарә стенасында язма шәһадәт итә. Мәгарә Шушуния тавында Бенгалиянең көнбатышында Банкура шәһәреннән төньяк-көнбатышта берничә километрда урнашкан.
Чакраның сурәте һәм стенада язма.

Гыйбадәтханә мәгарәсендә Бенгалиядә беренче Вайшнав сурәте табылган. Стенада язма Раджа Чандраварманның Вишнуга табынуы турында шәһадәте бар.

Пушкаран патшасы Ходай Вишнуның тугърысы Чакрасвами, патша Симхаварманның улы, Чандраварманның патшасы, Дхосо авылыннан табышларны үз Ходаена табыну өчен тәкъдим итә.

Мәгарәнең стенасында Вишну символының образы Сударшана – чакра күренә. Тауда раджа Чандраварман салган саклану корылмалары тора. [1]. Шул ук чорга Вишнуның беренче таш сыны карый. Ул Нарахатта янында Бангладеш төньягында Богра даирәсендә табылган. Образның үсеш алган тәне һәм иңбашлары бар, башында мәһабәт таҗ киелгән. Өске кулларында Вишну зур Каумодаки чукмарын һәм (Сударшана чакрасын тота. Аскы кулларда лотос чәчәге (падма) һәм изге кабырчык (шанкха). Ботлар тирәли кушак, ә тәннең аскы өлешенә дхоти киенгән, бу Көньяк Азия өчен традицион кием. Әмма хәзерге дхотилардан аермалы буларак, Вишну өстендә дхоти аяклар астында сузылган борылган тукымага охшаган. Вишнуда алкаларны кертеп берничә бизәнү әйбере бар. Баш тирәли гади нимб (ореол) бар. Ике юлдашы (Гада-деви һәм Чакра-пуруша) булмавы образ Кушан Патшалыгы (безнең эраның 105-250 елларда) барлыкка китерелгәне турында шәһадәт итә һәм димәк ул безнең эраның II гасырына карый. Хәзерге заманда мурти Бангладешта, Раджахи округында Дәүләт Университетының Варендраның Өйрәнү Музеенда саклана. [2]. 23°23′21″ т. к. 86°58′51″ кч. о.HGЯO

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Majumdar R. History of ancient Bengal. — Calcutta: G. Bharadwaj, 1971. — С. 32, 444.
  2. Shamsul A. Sculptural art of Bangladesh: pre-Muslim period. — Dhaka: Dept. of Archaeology and Museums, 1985. — С. 48.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

https://www.lonelyplanet.com/bangladesh/rajshahi/attractions/varendra-research-museum/a/poi-sig/1054117/355808 Varendra Research Museum (Lonely Planet, 2017)