Шьяма Шастри

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шьяма Шастри latin yazuında])
Шьяма Шастри
Туган 1762[1][2][3][…]
Тируварур[d], Аркот[d], Böyek Mogollar İmperiäse
Үлгән 1827[1][2][3][…]
Һөнәре композитор, шагыйрь

Ша́стри Шьяма, туганда исеме — Венката Субрахманья (Тамил телендә: சியாமா சாஸ்திரிகள், Һинди телендә: श्याम शास्त्री; 1762 елның 26 апреле, Тируварур, Танджавур янында — 1827 елның 6 феврале ) — Һиндстан музыканты, шагыйре һәм композиторы, иң бөек Карнатик музыка композиторларның берсе.
Замандашлары Мутхусвами Дикшитар һәм Тьягараджа белән беррәттән Карнатака музыкасы тарихында яңа чор нигез коручылары булган күренекле музыкантлар өчлегенә керә.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыгышы буенча Телугу каһиннәреннән (вадама) булган. Аның әтисе, Вишванатха Айер, Туладжаджи патшасы сарай янында хезмәт иткән. Балачагыннан аны каһин эшчәнлегенә әзерләгән булганнар. 18 яшьтән бирле ул Танджавурда торган, анда ул фәйләсуф Сангита Свами һәм күренекле музыкант Паччимириям Адийяппайя белән әңгәмә корган.
Яшь чагыннан ул санскрит һәм телугу теле белән бик кызыксынган, бу телләрдә зур белемгә ия булган һәм җырлар инша итәргә хокук алган.
Иң элек музыкага каенатасыннан өйрәнгән булган. Соңрак гуру буларак Сангита Свами булып Сангита техникалары белән танышлкан. Сангита Свами Шьяманы музыкаль техникаларга өйртәкән һәм шулай ук аңа сирәк музыкаль бүләкне биргән.
(Телугу телендә, тамил телендә, санскритта) әле дә популяр 300-дән артык Илаһка табыну (бхакти) һәм мактау (крити) белән композицияләр (җырлар)ның текстларының авторы.
Рәт җырларны Минакши храмына багышлаган.
Шьяма композицияләренә фәлсәфилек һәм бөтен дөньявилыктан ваз кичү рухы хас. Шьяманың дәвамчылары һәм музыкантлар булып аның улы Суббарайя Шьяма һәм оныгы Аннасвами Шьяма булган.
Аны Тьягараджа югары бәяләгән.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шьяма Шастри истәлегенә 1985 елның декабрендә Һиндстан хөкүмәтенең почта Департаменты аның сурәте белән бер рупия номиналлы марканы чыгарган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Музыкальная энциклопедия. — М.: Советская энциклопедия, Советский композитор. Под ред. Ю. В. Келдыша. 1973—1982.
  • Энциклопедический словарь. 2009.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]