Шүкүр багшы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шүкүр багшы latin yazuında])
Шүкүр багшы
Туган 1831
Үлгән 1928

Шүкүр багшы (1831—1928). Шүкүр багшының аты риваятькә әверелгән. Ул саз уйнаучы һәм ясаучы булып, Төрекмән сазының тарихында олы эз калдырган шәхес. Аның Эйран Ханының багшысы белән ярышканы билгеле. Шүкүр багшының атасы Довада Гөкдепе әтрабының Хурмантгөкҗе авылында яшәгән. Довада аганың 3 улы булган. Олысы — Хоҗамөхәммәт, уртанчысы — Хоҗамберди, кечесе — Шүкүр. Шүкүр багшының саз өйрәнүдә иң элек мөгаллиме Али багшы булган. Ул Шүкүрнең сазда уйнавы камилллегенә зур ярдәм иткән. Шүкүр багшы шул вакытта шулай ук сазчы Гарадәлидән (ул саз һәм дутар ясавы белән ат казанган) өйрәнгән. Гарәдәли әфәнде Шүкүр багшыга көмештән дутар ясап биргән. Шүкүр багшы Гөкдепе, Мары, Хива өлкәләрендә саз уйнап, халыкка олы хезмәт күрсәткән. Шүкүр багшының күп саз көйләре билгеле булса да, аның «Салмадан бөкдүрәни» , "Сөйли һаланы" аеруча билгеле булып тора. Шүкүр багшы Гөкдепе әтрабыннан булып, бөтен гомерен Душак авылында уздырып, 1928-енче елда шул җирдә арабыздан киткән.
Төрекмәннәр йөзләрчә ел буенча үзенең тарих вакыйгаларын һәм эшләгәннәрен саз белән бәян итеп, нәселдән нәселгә тапшырып тора торган булганнар. Нәтиҗәдә, шуңа күрә сазда кем һәм нәрсә уйнаганы билгеле булып тора.
Шүкүр багшы турында 1963-енче елда Полат Мансуровның Шүкүр багшы фильмы чыккан.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]