Шүлгәнташ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шүлгәнташ latin yazuında])
Шүлгәнташ
баш. Шүлгәнташ
Нигезләнү датасы 17 август 1965
Сурәт
IUCN тарафыннан якланучы зоналар төркеме категория МСОП III: памятник природы[d]
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Бөрҗән районы
Ачыш датасы 1950
Гамәлдән чыгу датасы 19 март 2014
Мирас статусы Бөтендөнья мирасы алисемлегенә керә торган объект[d] һәм федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Озынлык 3045 метр[2]
Рәсми веб-сайт shulgan-tash.ru/cave-shulgan-tash-kapova/
Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелү критерие (i)[d] һәм (iii)[d]
Карта
 Шүлгәнташ Викиҗыентыкта

Шүлгәнташ мәгарәсеБашкортстанның Бөрҗән районында, Агыйдел елгасының уң як ярында, Шүлгәнташ тыюлыгы биләмәсендә урнашкан. Ул Көньяк Уралдагы бурташ, гипс, доломит кебек тау токымнарыннан торган мәгарәнең иң зурларының, иң матурларының берсе, борынгы сәнгате ядкәре[3].

Мәгарә палеолит дәверендә яшәгән тәүтормыш кешесенең петроглифлар (таштагы сурәтләр) аша билгеле[4].

Мәгарә янында «Шүлгәнташ» музей-экскурсион комплексы һәм спелеология лабораториясе ачылган, шулай ук чолыкчылык һәм умартачылык музее бар.

1965 елда Шүлгәнташ табигать һәйкәле итеп игълан ителә.

2009 елдан Шүлгәнташ мәгарәсе Башкортстандагы җиде могҗизаның берсе дигән статус ала.

«Шүлгәнташ» атамасы мәгарәгә кергән җирдә Агыйделгә кушылган Шүлгән елгасы исеменнән һәм башкорт телендәге «таш» сүзеннән килеп чыккан. Шулай ук борынгы башкорт диалектында «шу мәрхүм» «су үлгән, юкка чыккан» дигәнне аңлата, ягъни, «су ташта үлгән» яки «су таш астына киткән» мәгәнәсендә. Моннан тыш, Шүлгән — башкорт халкының борынгы «Урал батыр» кобаеры персонажы, аның төп герое Урал батырның абыйсы.

Рус тикшеренүчеләре Шүлгәнташны «Капова» мәгарәсе дип атауның ике фаразы бар: беренчесе — тамчы тамуы аңлаткан «кап-кап» рус ымлыгыннан (мәгарәдә һәр вакыт тамчы тамган тавыш ишетергә мөмкин), икенчесе — «капище» (храм), мәҗүсиләрнең гыйбадәтханәсе дип раслаудан. Чөнки бик борынгы заманнардан бирле, язмадан алда, мәгарәләр гыйбадәтханә булганлыгы дәлилләнде, кыядагы сурәтләр дә шул максатка хезмәт иткәнлеге исбатланды. Башкорт легендаларыннан һәм археологик казылмалардан билгеле булуынча, урта гасырларда да Шүлгәнташ гыйбадәтханә ролен үтәгән, мәгарәдә мәҗүси йолалар башкарылган[5].

Шүлгәнташ мәгарәсе корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгарәгә кергән урын — 25-28 метр биеклегендәге арка рәвешендә, Сарыкүчкән тавының көньяк битендә урнашкан; аның киңлеге 40 метрга җитә. Шулай ук мәгарәгә кергән урынның сул ягындагы күлдән Шүлгән елгасы агып чыга. Зәңгәрләнеп күренеп яткан күлнең диаметры 3 метрга якын, ә тирәнлеге 80 метрдан артык (ягъни, ул күл түгел, ә су юлының пәрәвез белән түшәлгән вертикаль өлеше). Кушылмалары күп булу сәбәпле, күлнең суы эчергә яраклы түгел, аны дәвалану ванналары өчен куллану отышлырак. Керү урынының уң ягында — тагын бер Түгәрәк күл бар[6].

Мәгарәнең өйрәнелгән озынлыгы 3 чакрымнан ашу. Анда — саркып, агып барлыкка килгән майташлар, сталактитлар, сталагмитлар бар. Мәгарә, эре заллары, галереялары, су асты күлләре һәм елгалары белән әкиятләрдә сөйләнгән соклангыч сарайны хәтерләтә. Шүлгәнташ өч гипсометрик кимәлле, түбән катын су баскан, анда мәгарәне барлыкка китергән су асты Шүлгән елгасы ага[7].[8].

Шүлгәнташ мәгарәсенең бөтен биеклеге 140 метр. Мәгарәгә якын, янәшә Шүлгән елгасының өч чакрым озынлыгындагы тирән карст каньоны сузыла, ул акрынлап эре карст чокырлардан, күлләрдән торган ерынга, коры үзәнгә әверелә.

Икенче катның озынлыгы 500 метр чамасы. Мәгарәгә кергән җирдән 120 метр үткәч, сул яктан югарыга туры коридор китә. Баскыч буйлап 20 метр күтәрелгәч, өченче катка аяк басасың. 500 метрга сузылган зур заллар җир асты күлендә барып кисешә.

Шүлгәнташ мәгарәсе барган юлда биек каяда табигать тудырган гаҗәп «Мамонт куышы» («Кәҗә ташы») күренә. Мәгарәгә мондый исем, кояш байыган чакта кыядагы күләгәнең үзенчәлекле ятуы сәбәпле, таш сызатлары торбатомшыгын түбән төшереп йокыга талган мамонтны хәтерләткәнлектән, бирелгән.

Җир астындагы елга һәм күл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгарәдә җир асты елгасы Шүлгән ага. Аның агып чыккан урыны төньякка карый 12 чакрымга ераграк. Мәгарәдән 2 чакрым аралыкта ул шаулап җир астына инеп югала һәм, көчле чишмә булып, Шүлгәнташка кергән җирдә, ургып, җир өстенә чыга, диаметры 3 метрлык күл хасил итә. Мәгарә авызыннан чыккач, 150-170 метр аралыкта гөрләп агып, Шүлгән Агыйделгә кушыла. Шүлгән елгасы кышкы каты суыкларда да туңмый.


«Рәсемнәр» бүлмәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгарәнең һәр катында үзенә хас дымлылык режимы һәм һава әйләнеше меңәр еллар буенча, мизгелгә карамый, тәүлек әйләнәсенә температура үзгәрми, даими тора. Шуңа мәгарәдә борынгы рәсемнәр сакланган да инде. Шүлгәнташ мәгарәсе палеолит дәверендәге тәүтормыш кешесенә хас соңгы солютрей мәдәниятеннән урта мадлен мәдәнияте вакыты белән тамгаланган петроглифлар, ягъни кыядагы сурәтләре белән билгеле[9].

Рәсемнәр 1959 елда тыюлыкның зоологы А. В. Рюмин тарафыннан табылган[10][11][12]. Борынгы сынлы рәсем сәнгатен (живописне) өйрәнүдә СССР Фәннәр Академиясенең Археология институты зур роль уйнаган (бигрәк тә, Бадер Отто Николаевич[13] һәм Щелинский Вячеслав Евгеньевич)[14]). Алар 50 рәсемне ачыклаган. Соңыннан сурәтләрне Бөтенрусия геология институты өйрәнә һәм Рус география җәмгыятеннән Ю. С. Ляхницкий 173 рәсем яки аларның реликты — ачык тапларын таба.

Мәгарә диварында мамонтлар, ат (ат) һәм башка җәнлек рәсемнәре, антропоморф фигуралар төшерелгән. Агач күмере белән төшерелгән сирәк сурәтләр дә очрый. Галимнәр мәгарә хайван сурәтләрен генә түгел, югары һәм урта ярусларда алачык (хижина), өчпочмак, баскыч, кыек сызык сурәтләрен таба. Бу сурәтләр 30-40 мең ел элек, планетада кроманьоннар яшәгән дәвердә, Соңгы палеолит чорында төшерелгән. Шүлгәнташның түбән ярусында соңрак, бозлык периоды азагында, ясалган сурәтләр табылган. Аларның дәүмәле 44 тән 112 сантиметрга кадәр.

Сурәтләр сыйфаты төрле дәрәҗәдә — күпмедер өлеше кальцит саркындысы астында калган, кайсылары мәгарәгә тыюлык статусы бирелмәс элек килгән вандал-туристларның автографлары белән капланган, өченчеләре стена буйлап агып торган дым тарафыннан юылган. Сурәтләрне консервацияләү мәсьәләсе хәл ителү өстендә. Сынлы сәнгать сурәтләренең (живописьнең) яхшы хәләтен саклау максатында, 2004 елдан бирле мәгарәгә кергән урында экскурсантларга сурәтләрнең натураль дәүмәлдәге күчермәләре тәкъдим ителә. Мәгарә торышын якшырту Андоррадан килгән реставратор Эудаль Гийаме киңәшләренә таянып аткарылды[15]

2012 елның февраленнән башлап, мәгарәдәге сурәтләрне саклау максатында, сурәт төшерелгән заллар ябылганлыктан һәм аларны ирекле карау тыелганлыктан, фотографлар Александр Марушин һәм Григорий Сухаревка, эзләнүче Ольга Червяцовагателәгән һәр кемгә мәгарәгә интерактив керү мөмкинлеген бирерлек виртуаль фототур оештыру заданиесе бирелә. 2012 елның июленнән башлап тыюлык территориясендә «Шүлгәнташ мәгарәсе» дигән интерактив музей эшли.

Заманча уран-торий тикшеренүләре Шүлгәнташ мәгарәсе сурәтләрнең 36400 - 14500 ел элек төшерелгәнен ачыклый. Бу мәгълүмат чит илләрдә чыккан гыйльми хезмәтләрдә басылды һәм Шүлгәнташ мәгарәсе ЮНЕСКО-ның бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелер дигән өмет белән яши Башкортстан халкы[16].

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шүлгәнташ — Көнчыгыш Аурупада һәм Азияда таш гасырның башлангыч чорында (палеолит) яшәгән кешеләрнең буяу белән рәсем эшләү сәнгате яхшы күрсәтелгән һәм сакланган бердәнбер мәгарә. Тәүтормыш кешеләренең сурәтләр галереясы беренче катның ике коры стенасында һәм икенче катның зур залында табылган. Сурәтләр кызыл буяу, кыздырылган майда изелгән охра белән ясалган.

Шүлгәнташ турында әдәбият һәм матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. GEOnet Names Server — 2018.
  2. http://www.speleo-ufa.ru/bibl/literature/metod_ychebn_materials/spisok_cave2011_02.htm.
  3. Комитет Республики Башкортостан по делам ЮНЕСКО, archived from the original on 2015-12-22, retrieved 2020-08-14 
  4. Ольга Червяцова Археологические исследования 2010 елның 7 июль көнендә архивланган. Официальный сайт государственного природного заповедника «Шульган-Таш»
  5. В. И. Левин «Свидетели из Каповой пещеры» М. : «Детская литература» 222 с. 1982
  6. Кудряшов И. К. Путеводитель по Каповой пещере Уфа, 1956
  7. Соколов Ю. В. 2012 елның 10 май көнендә архивланган.. Сайт Уфимского спелеоклуба им. В. Нассонова. Тәүге сығанаҡтан архивланған 2 март 2012. 13 апрель 2011 тикшерелгән.
  8. В. С. Житенёв. Капова пещера — многослойный памятник археологии: предварительное сообщение // Первобытные древности Евразии. К 60-летию Алексея Николаевича Сорокина, 2012, archived from the original on 2016-07-12, retrieved 2020-08-14 
  9. Жегалло В.И и др. {{{башлык}}} // Новости из Геологического музея им. В. И. Вернадского. — № 9. — ISSN 1029-7812.
  10. А. Д. Столяр. Происхождение изобразительного искусства. — М.: Искусство, 1985. — С. 35.
  11. Э. П. Позднякова, А. В. Лоскутов, Н. Н. Скокова. Башкирский заповедник // Заповедники европейской части РСФСР. II / Под ред. В. В. Соколова, Е. Е. Сыроечковского. — М.: Мысль, 1989. — С. 241.
  12. Пещера Шульган-Таш (Капова) 2015 елның 29 сентябрь көнендә архивланган.. Официальный сайт государственного природного заповедника «Шульган-Таш»
  13. Бадер О. Н. Каповая пещера-La caverne Kapovaia: Палеолитическая живопись М., 1965.
  14. Щелинский В. Е.(үле сылтама) Официальный сайт государственного природного заповедника «Шульган-Таш»
  15. [http://u7a.ru/articles/society/11854
  16. Башкирия: новые исследования «состарили» наскальные рисунки Каповой пещеры в два раза, Киске Өфө, 2016 йыл
  17. Йәнә Шүлгәнташ хаҡында. «Башҡортостан» гәзите, 2016, 5 август, archived from the original on 2016-10-17, retrieved 2020-08-14 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]