Эчтәлеккә күчү

Шаһгали

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шаһгали latin yazuında])
(Шәехгали битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Шаһгали
Туган телдә исем شاه علی
Туган 1505(1505)
Сурожик
Үлгән 22 апрель 1566(1566-04-22)
Касыйм шәһәре
Милләт татар
Һөнәре сәясәтче, хан, гаскәри
Җефет 1) Фатыйма
2) Сөембикә
Балалар юк
Ата-ана

Шаһгали (شاه علی) — Касыйм ханлыгы ханы (1516—19, 1537—46, 1546—51, 1552—66), Казан ханлыгы ханы (1519 елның апреле — 1521 елның мае, 1546 елның июне — июле, 1551 елның августы — 1552 елның марты), Шәехаулияр һәм Шаһ Солтанның улы. Татар телендә аның исеме символик образга әйләнде — Шаһгали дип, гадәттә, сатлыкҗаннарны атыйлар[1].

1516 елда, әтисе вафат булгач, Касыйм ханы булып билгеләнә. Тәнәфесләр белән Казан һәм Касыйм ханлыклары белән идарә итә. 1537, 1540, 1541, 1548, 1552 еллардагы Рус дәүләтенең Казанга каршы сугышларында катнаша. Казанны юк итү алдыннан, шәһәрне коралсызландырып, аннан кача.

Казан ханлыгы тар-мар ителгәч, Касыйм ханлыгы белән идарә итә. Рус гаскәрләренең Ливониягә каршы сугышында актив катнаша. 1564—65 елларда Рус дәүләтенең чикләрен яклаган. Касыйм шәһәрендә җирләнгән.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]