Шәехзада Бабич исемендәге башкорт һәм татар әдәбияты китапханәсе (Чиләбе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәехзада Бабич исемендәге башкорт һәм татар әдәбияты китапханәсе (Чиләбе) latin yazuında])
Шәехзада Бабич исемендәге башкорт һәм татар әдәбияты китапханәсе
Нигезләнү датасы 1906
... хөрмәтенә аталган Шәехзадә Бабич
Административ-территориаль берәмлек Чиләбе
Тәртип номеры 15-се

Шәехзада Бабич исемендәге башкорт һәм татар әдәбияты китапханәсе — Чиләбе шәһәрендә урнашкан 15-нче санлы башкорт һәм татар әдәбияты китапханәсе. 1906 елда түләүсез мөселман китапханәсе буларак оештырылган[1].

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китапханә бинасы

Шәехзада Бабич исемендәге башкорт һәм татар әдәбияты китапханәсе Чиләбе шәһәрендә урнашкан. Ул 1906 елның февраль башында түләүсез мөселман китап йорты - китапханәсе буларак оештырыла[2].

Асылда исә, китапханәгә китаплар җыю алдарак, 1899 елда ук башлана. Шул елда Чиләбедә Ак мәчет төзелә, яңа мәчеттә китапханә булдырыла. 1906 елга кадәр китаплар җыю эше бара. Китапханәгә нигез салучы — мулла улы Шакир Сәлимов. Аңа бу эштә җәмәгать башлангычында Гафур Сөендеков һәм Хөснетдин Әюпов ярдәм итә.

Өч елдан соң Әүхәди Хәкимов китапханәче итеп билгеләнә. Ун елга якын ул бу вазифада эшли, ләкин Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Владимир Ленинның язмаларын, социал-демократларның «Урал» гәзите төпләмәсен саклый, дип аны кулга алалар[3].

1908 елда китапханә фондында 980 китап була, анда 1180 укучы мөрәҗәгать итә .

Ел саен китапханәнең фондына яңа китаплар өстәлә. А. Пушкин, Н. Гоголь, И. Тургенев, Л. Толстой һәм башка рус язучыларының әсәрләре дә күренә башлый. 1917 елның Октябрь революциясенән соң, башкорт һәм татар әдәбияты китапханәсенә әйләнә.

1920 еллар азагында китапханага Шәехзада Бабич исеме бирелә. Бу чорда китапханә белән Нурислам Бабичев җитәкчелек итә[4]. 1930 елларда китапханәдән бөтен дини китапларны да алып китәләр. Китапханәдә кычкырып китап уку, лекцияләр, күргәзмәләр оештырыла. Китап укучыларны җәлеп итер өчен түгәрәкләр эшли.

1925 елда биредә өч түгәрәк— драма, революционерлар һәм китап сөючеләр түгәрәге эшли. 1929 елда мөселман хатын-кызларны китапханәгә җәлеп итү өчен тегү түгәрәге ачыла.[3]

1979 елдан 15 нче санлы Шәйехзада Бабич исемендәге китапханә Чиләбе шәһәренең үзәк китапханә системасына керә. Аның фондында 11 мең китап бар, яртысы — башкорт һәм татар телендә. Китапханәнең биш меңгә якын даими укучысы бар, елына анда 48 мең кешегә хезмәт күрсәтелә. Китапханәнең Чиләбедән тыш өлкәдә дә 18 китап бирү пункты бар. Башкорт, татар, рус телендәге китаплар укырга биредә төрле милләт вәкилләре йөри[3] .

XX гасыр уртасынан биредә мәйдан башкорт һәм татар язучылары берләшмәсе, 1990 еллардан алып—Башкорт һәм татар мәдәнияте үзәге эшли. Китапханә бөтендөнья башкортлары корылтае, бөтендөнья татар конгресы, Башкортстан һәм Татарстан язучылар берлеге, милли республикалар китапханәләре белән хезмәттәшлек итә.

2001 елда ул «Иң яхшы китапханә» исеменә лаек була.[3]

2011 елда китапханәнең мөдире Көнсылу Рамазан кызы Әюпова була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]