Шәехзадә Бабич һәйкәле (Уфа)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәехзадә Бабич һәйкәле (Уфа) latin yazuında])
Һәйкәл
Шәехзадә Бабич һәйкәле
Шәехзадә Бабичка һәйкәл Фото:ufacity.info
Шәехзадә Бабичка һәйкәл
Фото:ufacity.info
Урын БР, Уфа, З. Вәлиди ур.
Сынчы Андрей Ковальчук
Төзелеш датасы 2019 ел
Материал бронза, гранит

Шәехзадә Бабич һәйкәлеУфада 2019 елда ачылган һәйкәл. Шагыйрь Шәехзадә Бабичның (Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы Бабич, 1895-1919) исемен мәңгеләштерү максатында куелган. Авторы — сынчы, РФ халык рәссамы Андрей Ковальчук (Мәскәү).

Урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәйкәл Уфа телеүзәге каршындагы калкулыкка, Салават Юлаев мәйданы почмагына — Зәки Вәлиди һәм Мәҗит Гафури урамнары кисешкән чатка урнашкан[1]. Әүвәл һәйкәлне Уфаның Киров урамында, «Башкортстан» дәүләт концерт залы каршында куярга планлаштырылган була[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан дәүләтчелегенең 100 еллыгына багышланган «100 шәхес» проекты нигезендә, XX гасыр башында милли хәрәкәттә катнашкан яшь шагыйрьгә һәйкәл кую турында карар кабул ителә. Һәйкәлне рәсми ачу тантанасы 2019 елның 28 июнендә Уфаның «Торатау» конгресс-холлында эшен башлаган V Бөтендөнья башкортлары корылтае программасына кертелгән[3][4]. Һәйкәлне ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы в.в.б. Радий Хәбиров катнаша.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәйкәлнең биеклеге — 3,5 метр, күтәрмәсе — 3 метр (чагыштыру өчен: Тукай һәйкәленең биеклеге 3,5 м, күтәртмәсе 4,5 м). Сын Мәскәүдә коелган. Авторы — сынчы, РФ халык рәссамы Андрей Ковальчук (Мәскәү), Уфаның М. Кәрим һәйкәле авторы. Ш. Бабич сул кулына ачык китап тотып, уң кулын өскә күтәреп, халыкка эндәшкән халәттә ясалган. Орнамент белән бизәлгән күтәрмәнең алгы ягында башкортча:

Шәехзадә Бабич
1895-1919
Ал да нур чәч халкыңа

дип язылган алтакта беркетелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]