Шәймардан Ибраһимов
Шаһимәрдән Ибраһимов белән бутамагыз.
| Шәймардан Ибраһимов | |
|---|---|
![]() | |
| Туган | 4 апрель 1899 Мәскәү |
| Үлгән | 12 февраль 1957 (57 яшь) Мәскәү |
| Күмү урыны | Данилов зираты[d] |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | Россия империясе |
| Һөнәре | сәясәтче, инкыйлабчы |
| Сәяси фирка | Коммунистическая партия Туркмении[d] һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
| Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
| Бүләк һәм премияләре | |
Ибраһимов Шәймардан Нуриман улы — Татарстан, Башкортстан, Кырым автономияләре төзелгәндә ҮК комитет политбюросы вәкиле.
Пилнә районының Питрәксе авылыннан чыккан Мәскәүдә эшче гаиләсендә туган.
1917 елны – Мәскәүдә Лефортово районы партия оешмасы җитәкчесе, 1918 елны – Мәскәү шәһәре Советы әгъзасы. 1918–21 елларны – Гражданнар сугышында Казанда мөселман пехота курсларында комиссар урынбасары, Көнчыгыш халыкларының коммунистик оешмаларының Үзәк бюросы секретаре. 1921 – Милләтләр наркоматында коллегия әгъзасы. 1923–38 елларны – ВКП(б) Үзәк комитетында, 1926–28 елларны – Төркмәнстан компартиясе ҮК җаваплы секретаре, Моссовет башкарма комитеты әгъзасы, Ленинград шәһәр советы әгъзасы. 1937 елны хуҗалык эшләрендә. КПССның Х–ХVI съездларында, Коминтернның 2 нче конгрессында катнаша.
Кызыл Байрак, Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән. Мәскәү урамнарының берсенә аның исеме бирелгән.
Мәскәүдә Данилов каберлегенең мөселман өлешендә җирләнгән.
