Шәкүр Карак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәкүр Карак latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Шәкүр Рәхимов
Шәкүр Рәхимов.jpg
Туган телдә исем Шәкүр Рәхимов
Туган 1861(1861)
Чүти авылы, Чуел өязе
Үлгән 7 декабрь 1926(1926-12-07)
Милләт татар
Һөнәре ат карагы

Шәкүр Рәхимов, яки Шәкүр Карак - 20 гасыр башында эш иткән данлыклы ат карагы, татар риваятьләре каһарманы. Шәкүр Рәхимов 1861 елны бүгенге Кайбыч районы Чүти авылында (ул вакытта Чуел өязенең Мәлки вулысы) туа.

Шәкүр Рәхимов атылыр алдыннан

Шәкүр Карак бандасы бүгенге Чуаш, Татар Республикалары, Сембер, Түбән Новгород өлкәләре җирләрендә ат урлаганнар, кибетләр, складлар басканнар. Бер тапкыр Татцентророзыск эшчеләре Азин һәм Жеребцов аны тоталар да, әмма дәлилләр булмагач кире җибәрәләр.

1925 елда банданы юк итәр өчен махсус комиссия төзелә, аны Татцентророзыск башлыгы Мәхмүт Мөхәммәтҗанов үзе җитәкли. Сыщик Абдулла Гыймранов качкын төрмәче буларак Шәкүр Карак даирәсенә үтә ала һәм шуның нәтиҗәсендә аның 4 арадашчысын тоталар, ә Карак үзе качып өлгерә, тик тиздән аны угрозыск кешеләре "тире җыючылар"га киенеп йорттан йортка йөреп эләктерәләр. Бер елдан РСФСР Югары суды 78 шәкүрчегә приговор чыгара. Рәхимовка һәм аның 13 ярдәмчесенә үлем карары билгеләнә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]