Шәмсетдин Зәки

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәмсетдин Зәки latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Шәмсетдин Зәки
Туган телдә исем Шәмсетдин Ярәхмәт улы Гобәйдуллин
Туган 24 июль 1825(1825-07-24)
РИ, Ырынбур губернасы, Зәк-Ишмәт
Үлгән 1865(1865)
РИ, Таганрог градоначальствосы, Таганрог
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре мөгаллим, шагыйрь

Шәмсетдин Зәки, чын исеме Шәмсетдин Ярәхмәт улы Гобәйдуллин — XIX гасыр татар әдәбиятының күренекле вәкиле.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул Ырынбур губернасы Зәк суы буендагы Ишмәт авылында туган. Әтисе Ярәхмәд белән бабасы Фаткулла шушы авылда муллалык вазыйфалары башкарган белемле кешеләр була. Зәк суы исеменә нисбәтле рәвештә ул үзенә, шагыйрь булгач, «Зәки» дигән тәхәллүс алган. Шагыйрь, халык мәкалендә әйтелгәнчә, «сукыр күп күрер, күп йөрер» дигән кешеләр төркеменә карый. Күзе бөтенләй күрмәсә дә, анда күзлеләр дә төзәтә алмаган сәгатьләрне төзәтү осталыгы булган. Ул Эстәрлетамак өязе татар мәдрәсәләрендә, шул исәптән Ашказар-Балыклы, Эстәрлебаш авылларындагы атаклы мәдрәсәләрдә белем алган, укыткан. 1844 елда Казанга барып, укуын Мөхәммәдкәрим бине Мөхәммәдрәхим мәдрәсәсендә дәвам итә.

30 яше тулганда Шәмсетдин Зәки, Зәк-Ишмәткә кайтып, мәдрәсә ача. Тиз арада даны еракларга таралып өлгергән мөгаллим шәкертләре белән Стәрлебашка күчеп тә эшли; Мифтахетдин Акмулланың остазы була. Шунда өйләнә. Авылдашлары соравы буенча кире туган авылына кайтып төпләнә.

Шәмсетдин Зәки — суфичылык карашларын алга сөрүче шагыйрь. Аның фәлсәфәсенең төп максаты — «хакыйкатькә ирешү». Шагыйрь үзенең шигырьләрендә «хакыйкатьне эзләүче кяфер — бозыклык артыннан йөрүче мөселманнан хәерлерәктер» дигән фикердә тора.

Ул гарәп, фарсы телләрен татар теле кебек үк камил белгән, һәр өч телдә шигырьләр иҗат иткән.

Ш. Зәки 1865 елның сентябрь азакларында ике иптәше белән хаҗ сәфәренә чыгып китә. Таганрог шәһәренә барып җиткәч, каты авыруга тарый һәм вафат була. Аны шунда мөселман зиратына җирлиләр.

Шагыйрь оныгы Галимәнең улы Шамил Әбдрәшитов Бөек Ватан сугышында кыю очучы булып таныла. 23 яшендә батырларча һәлак булган бу каһарманга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул яшәгән Ырынбур шәһәренең бер урамы Шамил Әбдрәшитов исемен йөртә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]