Шәмсетдин Күлтәси

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәмсетдин Күлтәси latin yazuında])
Шәмсетдин Күлтәси
Туган телдә исем Шәмсетдин Мөхәммәд бине Нурмөхәммәд бине Таһир
Туган 1856(1856)
Күлтәс, (хәзерге Арчы районы)
Үлгән 1930(1930)
Һөнәре мәгърифәтче, фәлсәфәче, галим, дин әһеле

Шәмсетдин Күлтәси — күренекле татар галиме, мәгърифәтче, дин әһеле, фәлсәфәче. Җәдитчелек хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәмсетдин Күлтәси хәзерге Татарстанның Арча районы Күлтәс авылының имамы һәм мөдәррисе гаиләсендә туып үсә. Башлангыч белемне ул шунда ала, укуын Курса һәм Түнтәр авыллары мәдрәсәләрендә дәвам итә. Рус телен дә үзләштерә, бу аңа киләчәктә аңа рус телендә басылган хезмәтләр аркылы Көнбатыш илләр фәне белән танышырга мөмкинлек бирә.

Үзенең төп һөнәре итеп Күлтәси мөгаллимлекне сайлый. Гомеренең зур өлешен авыл мәктәпләрендә дин, татар теле, тарих, математика, география фәннәрен укытуга багышлый. Үз эшчәнлеген шуның белән генә чикләмичә, ул күп укый һәм дөньяви фәнни белемнәргә омтыла, аларны шәкертләренә дә бирергә тырыша. Күлтәси, патша хакимияте тарафыннан эзәрлекләүгә дучар булган кеше буларак, 1917 елгы инкыйлабларны теләп каршы ала. Сәламәтлеге какшау нәтиҗәсендә 1930 елда ул бакыйлыкка күчә.

Эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Астрономия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күлтәси үзенең «Мофассал һәйяте җәдидә» һәм «Хикмәте җәдидә» хезмәтләрендә космологик һәм космогоник проблемаларны фәннәрнең үзе яшәгән заман югарылыгында төшендерә. Ул Җир белән башка галәми җисемнәр арасындагы мөнәсәбәтне дини китаплардагыча аңлатудан ачы көлә.


« Әгәр дә Җир шары бер урында гына торып, күк йөзе һәм анда булган йолдызлар Җир шары тирәсендә әйләнә торган булсалар, безнең көн белән төн өчен чиксез күп вакыт кирәк булыр иде. Моның белән безнең хисләребез дә, акылыбыз да, вөҗданыбыз да килешә алмый
Шәмсетдин Күлтәси
»

Фәлсәфи карашлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәмсетдин Күлтәси — татар фәлсәфәсендә игътибарга лаеклы фикерләр әйткән галим. Күлтәсинең фәлсәфи юнәлеше, асылда объектив идеализм булса да, кайбер күренешләрне бәяләгәндә ул үзен материалист сыйфатында да күрсәтә. Күлтәси, Курсави белән Мәрҗани кебек үк, Урта гасыр фәлсәфи карашларын тәнкыйтьли. Суфичылык һәм ишанлык аның тәнкыйть астына эләгә.

Күлтәси фәлсәфә тарихының ике төрен аера. Беренчесе — хикмәте кадимия, (искергән фәлсәфә), икенчесе — хикмәте җәдидә (яңа фәлсәфә). Соңгысы — натурфәлсәфә, ул — табигать фәннәренең иң соңгы ирешүләренә нигезләнгән гыйлем. һәм шушы ирешүләр арасында ул бигрәк тә Коперник белән Галилейның ачышларын алга куя.

Галим дөньяның чиклеме, юкмы дигән мәсьәләне нәкъ материалистларча аңлый. Аныңча, дөнья вакыт ягыннан да, галәми сузулык ягыннан да чиксез. Фәкать аерым предметлар һәм аерым күренешләр генә чикле. Шул ук Кояш, Җир шары һәм башка галәми җисемнәр вакыты килеп җитү белән таркала алалар, вак матдәләргә әверелеп, суыналар, тузанга әйләнгән килеш миллионлаган, миллиардлаган еллар дәвамында галәми сузулык та бөтерелеп йөриләр һәм кайсыдыр бер этапта яңадан җисми әйберләргә — йолдызларга, планеталарга әвереләләр.

Күлтәси яшәүне җан иясенең (кешенең, хайваннарның һ. б.) конкрет даирә шартларында тереклек итүенә бәйләп аңлата. Бер төрле җан ияләре һава шартларына, икенче төрләре — суга, өченчеләре эфирга яраклашып барлыкка килгәннәр һәм шулай яшиләр дә.

Күлтәсинең танып белү проблемаларында диалектика да күзәтелә. Ул диалектика методологиясенә турылыклы буларак, танып белү процессындагы каршылыкларның ролен дә икряр итә. Аныңча, танып белү процессы такыр, шома юлдан гына бару түгел, ул төрле киртәләргә дә юлыга, аның төрле тайпылышларга, хәтта артка чигенүләргә дучар булуы да мөмкин. Моны ул танып белү, фикерләү процессы алдындагы төрле мөмкинлекләр булуын да искә алып әйтә. Бер мөмкинлек танып белүчене дөрес юлга юнәлдерсә, икенчесе, нәкъ киресенчә, ялгыш юлга да этәрергә мөмкин. Бу инде үзеннән-үзе каршылык. Һәм мондый каршылыклар кешенең гади тереклек итү процессында гына түгел, бәлки тирә-як күренешләрен, гомумән дөньяның объектив кануннарын фәнни танып белү процессында да чагыла. Күлтәси моңа мисал итеп галимнәрнең гасырлар дәвамында Җир шары белән Кояш нисбәте проблемасын дөрес чишә алмый интегүләрен китерә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.