Шәмсетдин Хөсәенов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәмсетдин Хөсәенов latin yazuında])
Шәмсетдин Хөсәенов
Туган телдә исем Шәмсетдин Хөсәенов
Туган 17 февраль 1878(1878-02-17)
Шеңшеңәр
Үлгән Билгесез
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия империясе
Һөнәре мулла, Нократ губернасыннан I чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты
Сәяси фирка Конституцион-демократик фирка[d]

 Шәмсетдин Хөсәенов Викиҗыентыкта

Шәмсетдин Хөсәен улы Хөсәенов (17 февраль 1878) мулла, Нократ губернасыннан I чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шеңшеңәр авылында туган (хәзер — Татарстан Республикасының Балтач районында).

Милләте буенча татар. Сөннит исламын тоткан. Тумышы белән крестьян гаиләсеннән. Семипалата мәдрәсәсен тәмамлаган, Константинопольдә укуын дәвам иткән. 1904 елда мулла итеп сайланып туган ягына кайта. Шеңшеңәр авылында магометан училищесында закон укытучы була[1].

1906 елның 16 апрелендә I чакырылыш Дәүләт Думасына Нократ губерниясе сайлаучылары гомуми составыннан сайлана. Кадетлар фракциясенә керә[2]. Шул ук партиянең мөселман төркеменә карый. Дәүләт Думасында актив эш алып бармый .

Алга таба язмышы һәм үлем датасы билгеле түгел.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Государственная Дума первого призыва. Портреты, краткие биографии и характеристики депутатов. — Москва: «Возрождение», 1906. C. 21.
  2. И. Бонч-Осмоловский (сост.). Работы Первой Государственной Думы. Издание Санкт-Петербургского комитета Трудовой Группы. Ред. С. И. Бондарев. СПб.: Типогр. Т-ва «Дело». 1906. С. 493.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]