Шәмси Хамматов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәмси Хамматов latin yazuında])
Шәмси Хамматов
Туган телдә исем Шәмси Хәбибулла улы Хамматов
Туган 15 апрель 1919(1919-04-15)
РСФСР, Пермь губернасы, Кызылъяр өязе, Аккул
Үлгән 21 ноябрь 1988(1988-11-21) (69 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСР байрагы
ССБР байрагы СССР
Һөнәре журналист
Җефет Наилә Әхмәтҗан кызы
Балалар улы Шамил
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Халыклар дуслыгы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре

Шәмси Хамматов, Шәмси Хәбибулла улы Хамматов (1919 елның 15 апреле, РСФСР, Пермь губернасы, Кызылъяр өязе, Аккул1988 елның 21 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) – журналист, публицист, тарих фәннәре кандидаты (1955), «Социалистик Татарстан» газетасының баш мөхәррире (1959―1983), Татарстан АССР журналистлар берлеге идарәсе рәисе (1959-1983), РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1968)[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1919 елның 15 апрелендә Пермь губернасы Кызылъяр өязе (хәзерге Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга районы) Аккул авылында крестьян гаиләсендә туган. Күршедәге Шәкүр авылында тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлап, Казан педагогика техникумына укырга керә. 1937 елда Шәкүр авылына кайтып, мәктәптә тарих, татар теле һәм әдәбияты укыта. Бер елдан, 19 яшендә әлеге мәктәпнең директоры итеп билгеләнә. 1940 елда комсомолның район комитеты секретаре итеп сайлана, аннан партиянең Түбән Сырга район комитеты аппаратына инструктор итеп күчерелә. Мәскәү шәһәрендә КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлагач (1945) , журналистика өлкәсенә күчә. «Кызыл Татарстан» газетасында дүрт ел пропаганда бүлеге мөдире, баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Яңадан Мәскәүгә китеп, КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясендә укый, архивларда эшләп, 1955 елда тарих буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 1951 елга кадәр «Кызыл Татарстан»да эшләвен дәвам итә. 1951-1957 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетының мәктәпләр бүлеге мөдире булып эшли. 1957 елның көзендә «Татарстан коммунисты» («Коммунист Татарии») теоретик һәм сәяси журналын оештыруны башлый, яңа басманың беренче саны 1958 елның гыйнварында дөнья күрә. 1959 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты каршында Партия тарихы институты (КПСС ҮК каршындагы Марксизм-ленинизм институты филиалы) директоры итеп билгеләнә. 1960 елның гыйнварында «Социалистик Татарстан» газетасының (1963-1967 елларда – «Советская Татария» газетасы белән берләштерелгән гомуми редакциянең) баш мөхәррире итеп билгеләнә һәм 1983 елда пенсиягә чыкканчы әлеге вазифада эшли. Шәмси Хамматов, көчле шәхес, лидер буларак, үзе җитәкли торган «Социалистик Татарстан» басмасының тиражын 300 мең данәгә кадәр күтәрә алган[2].

1959 елда яңа оештырылган Татарстан АССР журналистлар берлегенең I съездында Берлекнең идарә рәисе итеп сайлана һәм 20 елдан артык әлеге вазыйфада була. Озак еллар СССР журналистлар берлеге идарәсенә дә сайлана. Берничә мәртәбә Татарстан АССР Югары Советы депутаты, партия өлкә комитетының һәм өлкә комитеты бюросының әгъзасы итеп сайлана.

Яшьрәк вакытта район һәм өлкә басмалары өчен мәкалаләр, шигырьләр язса, вакытлар узу белән гыйльми тикшеренүләр нәтиҗәсе булган хезмәтләр һәм китаплар чыгара. Алар арасында архивларда эшләп, шагыйрьнең замандашлары белән әңгәмәләр корып әзерләнгән, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган хезмәтләре аерым урын алып тора. Татарстан матбугаты тарихы, эшчеләр хәрәкәте һәм партия оешмалары тарихына багышланган очерклар һәм китаплар, гомумән, 10 китап, 300 дән артык очерк һәм мәкалә авторы.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казанская организация большевиков в годы первой русской революции. Казань, 1955.
  • Муса Джалиль — солдат партии. Казань, 1984.
  • Газета һәм әдәбият дуслыгы. Казань, 1979.
  • Муса Җәлил, аның каләмдәшләре. Казан, 1986.[1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Наилә Әхмәтҗан кызы.
Улы Шамил Хамматов (1946), Татарстанның мәгълүмат һәм матбугат министры (1989―1992).

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Р. А. Айнутдинов. Хамматов Шамси Хабибуллович. Татарская энциклопедия TATARICA
  2. 2,0 2,1 Алия Хабибуллина. 100 лет бренду татарстанской журналистики. «Идел», 15.04.2019
  3. В Казани почтили память легендарного Шамси Хамматова. Городской портал Казани, 16.04.2019(рус.)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ильгизар Хабибуллин. Шамси Хабибуллович Хамматов. К 80-летию со дня рождения. // «Гасырлар авазы», 1999, № 1 / 2, стр.189-190.


Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]