Шәмәрдән вулысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәмәрдән вулысы latin yazuında])
Шәмәрдән вулысы
Ил

СССР

Статус

Вулыс

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк
Нигезләү датасы

1920 елның 25 июне

Юкка чыгару датасы

1930 елның 23 июле

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1926)

14 556 кеше[1]

Халык тыгызлыгы

53,124 кеше/км²

Милли состав

татарлар, удмуртлар, руслар

Шәмәрдән вулысы (рус. Шеморданская волость) — 1920 елдан 1930 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Арчадан Төньяк-Көнчыгышка 40 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньягында урнашкан. Административ үзәк - Шәмәрдән (1929 елның язына кадәр) һәм Янил авылы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәмәрдән вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгының Арча һәм Чуаш даругаларында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгының Казан патшалыгы Арча һәм Җөри даругаларында, 1708 елдан 1719 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Арча һәм Җөри даругаларында, 1719 елдан 1775 елга кадәр Казан губернасының Казан провинциясе Казан өязе Арча һәм Җөри даругаларында, 1775 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасы Казан өязе Арча һәм Җөри даругаларында, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Казан өязе Ядегәр вулысында, 1796 елдан 1920 елга кадәр яңадан Казан губернасының Казан өязе Ядегәр вулысында урнашкан.

1920 елның 25 июнендә Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге буларак барлыкка килә.

1920 елның декабреннән 1921 елга кадәр Мамадыш кантонының, 1921 елдан 1928 елга кадәр Арча кантонының, 1928 елдан 1930 елның 23 июленә кадәр яңадан Мамадыш кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

1929 елның язында административ үзәк Янил авылына күчерелә.

1930 елның 23 июлендә Шәмәрдән вулысы юкка чыгарыла, 1930 елның 10 августында аның территориясе Кукмара һәм Саба районнарына тапшырыла.[2]

Администратиы бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елның 1 гыйнварына Шәмәрдән вулысында 18 авыл советы, 22 торак пункты (Умартачы, Шәмәрдән, Янил, Кортлык һ.б.) һәм 2881 йорт хуҗалыгы булган. Вулыс мәйданы 274 км² тәшкил иткән.[1]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елда халык саны 14556[1] кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар - 82,8%, удмуртлар - 14%, руслар - 3,2%.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вулыста күбесенчә кырчылык һәм дуңгыз үрчетү белән шөгыльләнгәннәр, күмәкләштерү, ягъни колхозлар оештыру барган.[2]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 года //Народный Комиссариат Внутренних дел. Статистический отдел. - Москва: Издательство Главного Управления Коммунального Хозяйства НКВД, 1926. - 288 стр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 года // Народный Комиссариат Внутренних дел. Статистический отдел. - Москва: Издательство Главного Управления Коммунального Хозяйства НКВД, 1926. - 288 стр.
  2. 2,0 2,1 http://www.millattashlar.ru/index.php/ШӘМӘРДӘН_ВУЛЫСЫ_(Шеморданская_волость)