Шәмәрдән лицее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәмәрдән лицее latin yazuında])
(Шәмәрдән мәктәбе тарихы битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Шәмәрдән лицее
Төре:

профессиональ белем бирү

Адресы:

Татарстан байрагы Шәмәрдән, Саба районы, Татарстан

Шәмәрдән лицееТатарстанның Саба районы Шәмәрдән авылындагы лицей. Лицей 1922 елда башлангыч тимер юл мәктәбе буларак ачыла.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башлангыч мәктәп аерым өйдә урнашкан. Мәктәп тимер юлчылар профессиональ участогы карамагында була.Мәктәпнең беренче мөдире һәм укытучысы Яковлев Константин Александр улы була.1922 нче елда 1,2 сыйныфлар,ә 1923 нче елда 1,2,3 сыйныфлар ачыла.1924 нче елның гыйнварена кадәр укучылар саны 17 гә җитә.Тимер юлчыларның балалары -9,ә калганнары башка авыллардан килеп укыйлар.1924 нче елның гыйнваренда укучылар саны аз булу сәбәпле мәктәп ябыла.Шәмәрдәндә мәктәп яңадан 1928 нче елда ачыла.Тимер юл клубы янындагы өйдә 1,2,3 сыйныфлар ачыла.1930-1931 нче уку елында башлангыч мәктәп казан урнаштырылган бинага урнаша.1934 елдан параллель сыйныфлар барлыкка килә. Бу елларда укытучы Бурцев Павел Александр улы була.Шәмәрдән мәктәбе җидееллыкка әверелә.1939-1940 нчы уку елында җидееллык мәктәпнең директоры итеп Цитронов Василий Василий улы билгеләнә.

1929 нчы елда ике катлы “Креcтьян өе” төзелә.Сугыш башланыр алдыннан бу бина мәктәпкә тапшырыла. Бу мәктәптә 214 укучы, ә укытучылар коллективы 7-8 укытучыдан тора. Фашистлар безнең илебезгә ерткычларча басып керәләр һәм дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана.Шәмәрдән җидееллык мәктәбе директоры Цитронов Василий Василий улы Бөек Ватан сугышына китә һәм батырларча һәлак була.Сугыш вакытында эвакуацияләнгән өлкәләрдән дә Шәмәрдән бистәсенә балалар китерелә, шунлыктан бистәдә балалар саны арта һәм урта мәктәп ачыла.

1941-1945нче елларда урта мәктәп директоры Аржанов Николай Григорий улы була.Бу вакытта укыту эшләре буенча директор урынбасары булып Сонгелеева София Йосыф кызы эшли.Сугыш беткәннән соң эвакуацияләнгән балалар туган якларына кайтып китәләр, шунлыктан бистәдә балалар саны кимү сәбәпле мәктәп җидееллык укытуга кала.Өлкән сыйныфлар кичке мәктәпкә күчерелә. 1945 елдан мәктәпне Гиматов Малик Шиһап улы җитәкли. 1957-59 нчы елларда урта мәктәпнең яңа бинасы интернат мәктәп нигезендә 1 нче номерлы яңа бина төзелә.Аннары 1959 нчы елның башында ике катлы иске бина укучылар һәм техник хезмәткәрләр көче белән күчерелә һәм 2 нче номерлы бина төзелә. 1954 нче елда урта мәктәпнең беренче чыгарылышында ике сыйныф чыгарыла.Өлгергәнлек аттестатын 36 укучы ала. 1972 нче елда Шәмәрдәндә яңача җиһазландырылган, техник чаралары булган кабинетлы, ике компьютер сыйныфлы,китапханәле,музейлы, ашханәле,медицина кабинетлы яңа мәктәп төзелә.Бу мәктәпнең директоры итеп Хәмзин Шәүкәт Әнвәр улы билгеләнә. Мәкәптә 1144 укучы белем ала,шуларга 120 укытучы белем бирә.Мәктәптә төрле чаралар,спорт ярышлары, кызыклы кешеләр белән очрашулар үткәрелә.1977 нче елда мәктәптә лингафон кабинетлары,ә 1985 нче елда компьютер сыйныфлары була.

Хәзерге торышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2004 нче ел- Шәмәрдән урта мәктәбе тарихында күренекле урын алып тора. Менә шушы елдан Шәмәрдән урта мәктәбе аерым предметларны тирәнтен өйрәнү мәктәбе итеп үзгәртелә. Анда 1000 укучы белем ала.Мәктәптә профессиональ әзерлекле,иҗади коллектив эшли.Шулар арасында: 4 се Татарстан Республикасының атаказанган укытучысы; 8 укытучы “ Почетный работник общего образования” күкрәк билгесенә; 6 укытучы “ За заслуги в образовании” күкрүк билгесе исемнәренә лаек була.

Хәзерге көндә лицейда 726 укучы белем ала. 83 педагог эшли.

  • югары белемле- 72
  • махсус урта белемле-13
  • югары квалификацион категорияле-12
  • I квалификацион категорияле-42
  • II квалификацион категорияле-20
  • Категориясез- 11

Белем бирүдә безнең профиль: социаль-экономик

Безнең уңышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • “2005 нче елның иң яхшы китапханәчесе” - 1 урын
  • “2007 нче елда Татарстанда иң яхшы мәктәп” - 2 урын
  • “2007 нче елның иң яхшы рус теле һәм әдәбияты кабинеты”-2 урын
  • “2008 нче елның иң яхшы китапханәчесе” - 1 урын
  • “ 2008 нче елның матур мәктәбе” - 1 урын
  • “2008 нче елның сыйныф җитәкчесе” - лауреат
  • “Ел укытучысы” район конкурсында җиңүчеләр - 10

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]