Шәрифулла Мифтахетдин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәрифулла Мифтахетдин latin yazuında])
Шәрифулла Мифтахетдин
Үлгән Токио[d]
Һөнәре дин хадиме

Шәрифулла Мифтахетдин (?—1967) — мөселман дин әһеле. Токио җәмигъ мәчетенең имам-хатибы (1951-1967). Япония татар-башкорт җәмгыяте әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәрифулла Мифтахетдин Ватандашлар сугышы чорында Ак хәрәкәт ягында булып Мөхәмәтгали Корбангалиевның иң якын көрәштәшләренең берсе була.

1920 елда башта Кытайга, аннары Японияга эмиграцияли. Башта Иокогамада, соңыннан Токиода яши.

1924-1951 елларда Токио җәмигъ мәчете имам-хатибының урынбасары булып хезмәт итә.

1951 елда Мөхәммәтәмин Ислами Мисырга күчеп киткәннән соң 1967 елга кадәрТокио җәмигъ мәчетенең имам-хатибы була һәм «Исламия» мәхәлләсен җитәкли[1].

1967 елның гыйнварында Токио шәһәрендә вафат була.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче хатыны һәм кызы 1923 елның 1 сентябрендә Японияда булган көчле җир тетрәве вакытында һәлак була.

Икенче катын — Рауза Мөхит, улы Фәрит.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]