Шәриф Манатов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәриф Манатов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Шәриф Манатов
Туган телдә исем баш. Шәриф Әхмәтйән улы Манатов
Туган 20 октябрь 1887(1887-10-20)
Әлмән районы, Курган өлкәсе, РСФСҖ
Үлгән 1936
Смородинка, Мияс шәһәр бүлгесе[d], Чиләбе өлкәсе, РСФСҖ, ССҖБ
Күмү урыны Көчек (Учалы районы)[1]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union (1924–1955).svg ССҖБ
Әлма-матер «Галия» мәдрәсәсе һәм Питырбур психоневрология фәнни тикшеренү институты[d]
Һөнәре журналист, сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Шәриф Манатов (20 октябрь 1887(1887-10-20), Әлмән районы, Курган өлкәсе, РСФСҖ1936, Смородинка, Мияс шәһәр бүлгесе[d], Чиләбе өлкәсе, РСФСҖ, ССҖБ) — башкортларның милли азатлык хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе. 1917-1918 елларда Башкорт Милли Шурасы рәисе, Башкорт хөкүмәте әгъзасы. Совет хакимияте белән хезмәттәшлек иткән өчен Милли Шурадан чыгарыла. Өфә губернасыннан Оештыручылар мәҗлесенә сайлана. 1918 елның гыйнварында Мулланур Вахитов, Галимҗан Ибраһимов белән Эчке Русия Үзәк мөселман комиссариатын оештыруда катнаша, Мулланур Вахитовның урынбасары итеп билгеләнә, мәгариф, мәдәният эшләре өчен җаваплы була. 1919 елда Коммунистлар фиркасен оештыруда ярдәм итү өчен Төркиягә җибәрелә. 1920 елда РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариатының БАССРдагы вәкиле. 1920-елларда Төркестан АССРда Мәгариф халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы. Соңыннан Ярыслау, Бакы, Ирәван, Фрунзе шәһәрләрендә фирка һәм укыту эшендә. 1935 елда фиркадән куыла, эшеннән чыгарыла. «Габдулла Тукай Петербургта» дигән истәлек язма һ.б. хезмәтләр авторы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]