Имил Шәрәфетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Имил Шәрәфетдинов latin yazuında])
(Шәрәфетдинов Имил битеннән юнәлтелде)
Эмиль Шәрәфетдинов
Туган телдә исем Эмиль Ирфан улы Шәрәфетдинов
Туган 2 ноябрь 1987(1987-11-02) (36 яшь)
Мәскәү,
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре грек-рим көрәше
2020 елда

Имил Ирфан улы Шәрәфетдинов – танылган көрәшче, Россия җыелма командасы әгъзасы. Билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы (2007), грек-рим көрәше буенча Россия чемпионы (2010, 2012), Дөнья чемпионатының өченче бүләк иясе (2010).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Имилнең атасы – танылган көрәшче, Мәскәү сабантуйларының 4 тапкыр батыры Ирфан Шәрәфетдинов. Ул үзе тумышы белән Кече Рбишча авылыннан.

Имилнең спортта казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 ел – Уфада билбаулы көрәш буенча җиңел (66 кг кадәр) авырлыкта җиңүче.

2008 елны Уразавыл сабантуенда җиңел авырлыкта җиңүче. Абсолют беренчелектә – икенче. Рәшит Ваһапов истәлегенә багышланган, иң көчле спортчыларны җыйган Актук сабантуенда – шулай ук җиңүче.

2009 елда Финляндиядә грек-рим көрәше буенча Халыкара ярышта җиңү яулады.

2010 елда грек-рим көрәше буенча Россия чемпионатында 74 кг га кадәрге үлчәүдә Имил Шәрәфетдинов җиңү яулады. Ул ике период эчендә Олимпия чемпионы Вартарес Самургашевтан өстен чыкты. Көрәшкәннән соң Имил: «Минем җиңү ул — әтинең туган көненә һәм шулай ук барлык татар халкына бүләк», — диде.

Улы җиңгән көнне атасы Ирфанга яшь тулды. Имил әтисен туган көне белән котлагач татар икенче көрәшчесен искә төшерде.

«XII нче Олимпия уеннарында Шәзам Сафин җиңгәннән соң татарлар бу төр көрәштә әллә ни аерылып тормадылар. Хәзер бирешмәскә иде, алга таба Европаны, дөньяны һәм Олимпияне яуларга кирәк. Билбау көрәше дөнья чемпионатында җиңгәнем бар инде. Мин монда да бик җиңәргә теләдем, әмма шулай килеп чыгар дип көтмәдем дә. Чөнки чемпионат алдыннан бер атна чирләп яттым. Шуңа күрә хурлыкка калудан куркып келәмгә чыгарга да икеләндем. Авырып торуым аркасында көрәш авыр барды. Финалга исә бөтен көчемне бирергә әзер идем инде. 13 елга бергә эшли торган тренерым Вартарес Самургашев белән көрәшер өчен залга чыгуның беренче көненнән башлап план төзеде. Мин шул планны башыннан ахырына кадәр үтәдем, шуңа күрә җиңдем дә,»

[1]- диде ул.

Шул ук елны Будапештта узган Гран-при бәйгесендә җиңде.

Мәскәүдә узган Дөнья чемпионатында өченче урын өчен алышта Әзербайҗаннан Хөсәйновны 1-0, 3-0 исәбе белән җиңеп дәрәҗәле 3нче урынга чыга.

2011 елда Ростовта узган Россия беренчелегендә финалда Власовка оттыра һәм Дөнья беренчелегенә бармый кала.

2012 елның маенда Саранск шәһәрендә узган Россия беренчелегендә кабат җиңү яулый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://wrestrus.ru/news/Novosti_turnirov/chempionat_rossii_po_greko_rimskoj_bor_be_2010/Imil__SHarafetdinov__moja_pobeda___podarok_otcu_i_vsemu_tatarskomu_narodu 2015 елның 30 май көнендә архивланган. «Минем җиңү ул — әтинең туган көненә һәм шулай ук барлык татар халкына бүләк»

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]