Шәрәф Мөдәррис

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәрәф Мөдәррис latin yazuında])

Шәрәф Хасиятулла улы Мөдәррисовтатар шагыйре.

Шәрәф Мөдәррис
Туган телдә исем Шәрәф Хасиятулла улы Мөдәррисов
Туган 1 ноябрь 1919(1919-11-01)
Татарстанның Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылы
Үлгән 28 апрель 1963(1963-04-28) (43 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Милләт татар
Һөнәре шагыйрь

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәрәф Мөдәррис 1919 елның 1 ноябрендә хәзерге Татарстанның Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне үз авылында ала, җидееллык мәктәпне күрше Мунчәли авылында тәмамлый һәм 1935 елда Казанга килеп, педагогика институты каршындагы рабфакка укырга керә. Аннары ике еллык укытучылар институтында укый. 1933 елдан ук шигырьләре белән матбугатта күренә башлаган Ш. Мөдәррис студентлык чорында аеруча дәртләнеп иҗат итә. 1937 елда ук инде «Үскәндә» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрьнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре дә шушы чорда башлана. 1941 елда аның тәрҗемәсендә чуаш әдәбияты классигы Константин Ивановның атаклы «Нарспи» поэмасы басылып чыга.

1941 елда Шәрәф Мөдәррис Кызыл Армия сафына алына. Шул ук елның җәендә Смоленск өлкәсендә барган канлы сугышларның берсендә Ш. Мөдәррис яраланып, контузия ала һәм Мәскәү госпиталенә озатыла, аннан сәламәтлеген ныгыту өчен Казанга һәм туган авылына кайта. 1942 елда ул яңадан сугышка китә, минометчы-солдат булып Төньяк – Көнбатыш фронтында сугыша, шул ук фронтта татар телендә чыга торган «Ватан өчен» газета редакциясендә хәрби мөхбир булып хезмәт итә. 1944–1945 елларда Ш. Мөдәррис бу эшен «Җиңү байрагы», «Фронт хакыйкате» исемле фронт газеталарында дәвам иттерә. Ш. Мөдәрриснең бу чор поэтик иҗатының да төп эчтәлеген тәшкил итә. «Тупчы Ваһап» (1943) исемле күләмле эпик поэмасында шагыйрь үзе аралашып яшәгән гади совет кешеләренең хисләрен, сугыштагы батырлыкларын, аларның гуманизмын, фашизмга үтергеч нәфрәтләрен тасвирлый.

Армиядән кайткач, төрле газета редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1956 елда ул Максим Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый.

Әдип зур күләмле поэмалар, шигъри повестьлар яза, лирик һәм публицистик шигырьләр, юмор-сатира әсәрләре, хикәяләр һәм памфлетлар иҗат итә, матбугатта халыкара темаларга үткен эчтәлекле мәкаләләр бастыра. Татар поэзиясендә беренчеләрдән булып, ул сонет жанрына юл ача, аның матур үрнәкләрен язып күрсәтә. Шагыйрь тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли.

Шәрәф Мөдәррис шигъри талантының ачылып җиткән чорында, 1963 елның 28 апрелендә вафат булды.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәрәф Мөдәррис үзе исән чакта:

  • “Үскәндә” (1937),
  • “Тупчы Ваһап”(1944),
  • “Фронтовик татарлар”(1944),
  • “Җыр үткән юл”(1947),
  • “Биш минут”(1949),
  • “Кояш чыга”(1951),
  • “Яшел тасма”(1952),
  • “Белә барам”(1954),
  • “Көлке түгел”(1954),
  • “Кызыл мәйдан” (1955),
  • “Минем яшьтәш”(1956),
  • “Яшәү көче”(1957) исемле китаплары дөнья күрде.

Моннан тыш аның “Дуслар күңеле”(1963), “Йолдыз атыла”(1963), “Ильич нурлары”(1969) исемле китаплары басылды. 1980 елда “ Дуслар күңеле” исемендә лирик шигырьләрен, юмор- сатирик әсәрләрен һәм поэмаларын туплаган сайланма әсәрләре, 1989 елдаТупчы Ваһап” исеме белән шигырьләре, поэмалары һәм сонетлары кабат дөнья күрде.

Үткәрелгән тәрҗемәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]