Риза Шәфи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Риза Шәфи latin yazuında])
(Шәфи Риза битеннән юнәлтелде)
Риза Шәфи
Тугач бирелгән исеме: Риза Закир улы Шәфиев
Туу датасы: 20 февраль 1923(1923-02-20)
Туу урыны: Үрге Кыйгы, Златоуст өязе, Башкортстан
Үлем датасы: 3 декабрь 2004(2004-12-03) (81 яшь)
Үлем урыны: Воткински, Удмуртия
Ватандашлык: ССБР байрагы Россия байрагы Удмуртия байрагы
Эшчәнлек төре: шагыйрь

Риза Закир улы Шәфиев (1923 елның 20 феврале2004 елның 3 декабре) — татар шагыйре, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2001-2004).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Риза Шәфи 1923 елның 20 февралендә Башкортстанның Кыйгы районы Үрге Кыйгы авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә.

1941 елның 22 июненнән үк ул — Ульяновскидагы хәрби училище курсанты. Соңыннан хәрби академия тәмамлый. Хәрби инженер буларак хезмәтен дә иҗади эштә: фәнни-тикшеренү институтында башлап җибәрә. Алга таба да аны хәрби техниканың иң яңа төрләрен булдыру, күпләп җитештерү хәстәре белән шөгыльләнгән фәнни оешмалар, заводларга тәгаенлиләр. Куәтле ракеталарны булдыру хәстәренә дә ул беренчеләрдән булып билгеләнә. Хәрби хезмәткә утыз ел гомерен бирә.

Хәрби хезмәттән киткәч кенә, аңа балачак хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек ачыла. Казан, Уфа, Ижау шәһәрләрендә бер-бер артлы шигъри әсәрләре, мәкаләләре, китаплары басылып чыга. Ул елдан-елга шигъри иҗат камиллеген үстерә. Укучыларына лирик шигырьләрен, юмор-сатира үрнәкләрен, әйтем-мәкальләргә тартым икеюллыкларын һәм хикмәтле сүзләрен, татар халкының узганнары белән горурланып, бүгенге хәле, киләчәге өчен хафаланып язган әсәрләрен бүләк итә.

Шагыйрь 2004 елның 3 декабрендә Воткински шәһәрендә вафат була. Аның исеме белән «Яңарыш» газетасы каршындагы әдәби иҗат берләшмәсен атыйлар.

Басма китаплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Каен, Чыршы һәм Кисәү: әкият. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. — 12 б. — 25000 д.
  • Синең җылы кулларың: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. — 95 б. — 3000 д.
  • Иң матур чагың: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. — 80 б. Җан җылысы: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 80 б. — 1700 д.
  • Җомак әйтәм, җавап көтәм: табышмаклар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. — 166. —5000 д.
  • Офыклардан офыкларга: шигырьләр. — Ижау: Ижау полиграфкомбинат, 1999. — 3856.—1000 д.
  • Тауларым иңендә таулар: шигырьләр. — Ижау: Ижау полиграфкомбинат, 2004. — 3846.— 1000 д.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]