Шәфәгать Салихов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәфәгать Салихов latin yazuında])
Шәфәгать Салихов
Туган телдә исем Шәфәгать Салихов
Туган 13 август 1958(1958-08-13)
СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Татар Шуганы
Үлгән 27 октябрь 2018(2018-10-27) (60 яшь)
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Һөнәре татар музыканты, баянчы

Шәфәгать Салихов (13 август 1958 елда, СССР, ТАССР, Азнакай районы, Татар Шуганы) - татар музыканты, баянчы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәфәгать 1958 елның 13 августында Татар Шуганы авылында туа. Шәфәгатьтән тыш, гаиләдә тагын өч бала – олы кыз, кече улы һәм кызы тәрбияләнә. Әтиләре талантлы гармунчы була. Сүз уңаеннан, кечкенә Шәфәгать әтисенә иярергә тырыша - гармун кебек күзаллап, агач көдрәсендә уйный. Ир улының иҗатка омтылышын күреп, әтисе тиздән аңа чын корал сатып ала.

Балачакта Салихов бик авырый – күзләре белән проблемалар була. Ул берничә операция кичергән, озак вакытлар хастаханәдә яткан. Шуның аркасында мәктәп программасыннан нык калыша, әмма соңыннан куып тота ала – бик акыллы бала була. Мәктәпне тәмамлап, алга таба – училищеда белем ала. Шәфәгать 1978 елда Лениногорск педагогия училищесын тәмамлый.

Карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Училищедан соң Салихов белгечлеге буенча Татар Шуганы урта мәктәбендә эшли. Башка мәгълүматлар буенча, Шәфәгать авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән һәм хәтта Казанда да гастрольләрдә булган уңышлы ансамбль булдырган.

1983 елда Шәфәгать Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Анда ул «Строитель» мәдәният йортында музыкаль җитәкче вазыйфасын башкара.

Шәфәгать танылган татар җырчысы Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы була. Фәтхетдинов хәтта аңа «Бер егет гармун сайлый» җырын багышлаган. Соңрак Салихов җырчылар Габидулла Хөрмәтуллин һәм Руслан Кираметдинов белән эшли.

2006 елда Шәфәгать Салиховка Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә.

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәфәгатьнең беренче хатыны Мөршидә, күрше авыл кызы була. Парның ике баласы бар. Кызганыч, Мөршидә вафат булды. Бераздан Салихов икенче тапкыр өйләнә. Артистның икенче хатыны - Лариса, мәрхүм хатынының туганы. Лариса Шәфәгатькә тагын ике бала – ул һәм кыз тудырган.

Юл-транспорт һәлакәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елның 27 октябрендә Казаннан Яр Чаллыга кайтканда трассада Шәфәгать Салихов юл-транспорт һәлакәтенә тарый. Көчле кар яву шартларында аның "Лада Калина" машинасы агач ташыган йөк машинасы белән бәрелешә. Шәфәгать шунда җан бирә.

28 октябрьдә Шәфәгатьнең туган авылыТатар Шуганында җирләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]