Шәхсәнәм Әсфәндиярова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәхсәнәм Әсфәндиярова latin yazuında])
Шәхсәнәм Әсфәндиярова
Туган телдә исем Шәхсәнәм Ибраһимбәк кызы Әсфәндиярова
Туган 8 февраль 1926(1926-02-08)
Үзбәкстан, Термез
Үлгән 1996
Казан, Россия
Яшәгән урын Зур Кызыл урамы, Zür Qızıl uramı[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре актёр
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Бүләк һәм премияләре ТАССР халык артисты (1970).
РСФСР атказанган артисты (1977).
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1967).

 Шәхсәнәм Әсфәндиярова Викиҗыентыкта

Шәхсәнәм Ибраһимбәк кызы Әсфәндиярова (1926 елның 8 феврале, Үзбәкстанның Термез шәһәре — 1996 елның 27 сентябре, Казан) — татар артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзбәкстанның Термез шәһәрендә туа.

19391940 елларда, Ташкент хореография училищесында укыганда ук, балет спектакльләрендә катнаша. 19421943 елларда Казан музыка училищесында укый. 1949 елда Мәскәүдә театр институтын (ГИТИС) тәмамлый һәм Татар яшьләр театрында эшли башлый. 1950 елдан — Татар академия театрында. Башта кызлар, яшь ханымнар, соңрак олы ханымнар булып төп рольләрдә уйный. Күренекле, талантлы артистка. Каһарманның тирән күңел кичерешләрен тамашачыга җиткерү — аның төп максатларыннан. Иҗат иткән образлары тормышчан, шигъри.

Аның рольләре: Дездемона — «Отелло» (В. Шекспир), Луиза — «Мәкер вә мәхәббәт» (Ф. Шиллер), Надежда — «Соңгылар», Татьяна — «Дошманнар» (М. Горький), Эсмеральда — «Зифа» (Н. Исәнбәт), Дилбәр — «Җилкәнсезләр» (К. Тинчурин), Огудалова — «Бирнәсез кыз», Тугина — «Соңгы корбан» (А. Островский), Хупҗамал — «Без аерылышмабыз» (Ш. Шаһгали), Мәрҗән — «Гөлҗамал» (Н. Исәнбәт), Хәдичә — «Гүзәлем Әсәл» (Ч. Айтматов), Клея — «Кол» (Г. Фигерейдо), Калугина — «Ешрак елмаегыз!» (Э. Брагинский, Э. Рязанов), Галкина — «Һаваларда йолдыз» (М. Горький буенча), Песочинская — «Сагыш» (А. Галин) һ. б.

Бүләк һәм премияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1984.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]