Шәүкәт Хәбибуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәүкәт Хәбибуллин latin yazuında])
Шәүкәт Хәбибуллин
Туган 7 февраль 1915(1915-02-07)
Ташкәнт, Ташкәнт өязе[d], Сырдәрья өлкәсе, Россия империясе
Үлгән 1996
Казан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре йолдызбелгеч
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Шәүкәт Хәбибуллин (Шәүкәт Тәип улы Хәбибуллин, 7 февраль 1915(1915-02-07), Ташкәнт, Ташкәнт өязе[d], Сырдәрья өлкәсе, Россия империясе1996, Казан, Россия) — СССР һәм РФ астрономы, физика-математика фәннәре докторы, профессоры, КДУның астрономия обсерваториясе директоры (1959-1987), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1970), РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1975).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәүкәт Таип улы 1915 елның 25нче гыйнварында Ташкент шәһәрендә дөньяга килә. Мөстәкыйль тормыш адымнарын да бик иртә башлый, чөнки күп балалы гаиләдә беренче бала була. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ул, комсомол чакыруы буенча, Ленинградка китә. Анда химик-лаборантлык курсларында белем ала. Курсларны тәмамлаганнан соң, Казакъстанда төсле металлар һәм тимер чыганакларын эзләү буенча геологик эзләнүләр экспедицияләрендә эшли.

1934 нче елда Шәүкәт Таип улы Алма-Ата шәһәрендә рабфакны тәмамлый. Астроном булу теләге аны Казан дәүләт университетына алып килә. 1934 елны Шәүкәт Хәбибуллин бу уку йортының астрономия бүлегенә кабул ителә. Университетта математика, физика кебек фундаменталь фәннәр буенча күренекле профессорлар Н.Г.Четаев, Н.Н.Парфентьев, Б.М.Козырев һ.б.лардан төпле белем ала. Биредә Шәүкәт Хәбибуллинның профессор Д.Я.Мартынов белән очраша. Бу очрашу киләчәктә аның галим-астроном булып формалашуында гаять зур роль уйный. Студент Ш.Хәбибуллинның беренче фәнни эше - берничә үзгәрүчән йолдызның яктыручанлык кәкреләрен төзү һәм аларны тикшерү. Бу хезмәтнең фәнни җитәкчесе профессор Д.Я.Мартынов бик канәгать була һәм В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә төшерелгән фотопластинкаларда яңа үзгәрүчән йолдызларны табу мәсьәләсен аңа диплом эшенә тәкъдим итә. Студент Ш. Хәбибуллин элек билгеле булмаган үзгәрүчән җиде йолдызны ача. Аңа аспирантурага керергә тәкъдим итәләр. Аспирантурада укуның беренче елында ук үзгәрүчән йолдызларга кагылышлы һәм 1940 елны Кояш тотылуны күзәтү нәтиҗәләренә багышланган өч фәнни хезмәт бастырып чыгара. 1941 елның 20 июнендә философия буенча кандидатлык имтиханын бирә.

Сугышчан юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыш башлангач, Ш.Хәбибуллинны Кызыл Армия сафына алалар һәм, кыска сроклы хәрби курслар үткәннән соң, Мәскәү тирәсенә фронтка җибәрәләр. Шәүкәт Таип улы кече лейтенант дәрәҗәсендә рәхимсез сугыш эченә кереп китә һәм сугыш юлын Эльба елгасы янында майор дәрәҗәсендә тәмамлый. Сугыш елларында ул артиллериядә хезмәт итә. Мәскәүне саклауда, Курск дугасында, Днепрны кичүдә, Варшаваны азат итүдә, Берлинны алуда иң аяусыз бәрелешләрдә катнаша. Ул төрле исәпләүләрне төгәл һәм тиз башкара, карталарны җиңел укый, безнең разведка тарафын нан дошман позицияләре төшерелгән аэрофотомәгълүматлардан бик оста файдалана. Фронтта аның бу сыйфатларын тасвирлаучы «студент» дигән кушаматы да була. 1945 елның 25 апрелендә Совет Армиясе фашист гаскәрләренең Берлин группировкасын чолгап алуны төгәлли. 30 апрельдә Ш.Хәбибуллин хезмәт иткән 129 нчы укчылар корпусы, тәртипсез рәвештә чигенүче дошманны куа барып, Эльба елгасының көнчыгыш ярына чыга. Бөек Ватан сугышы кырларында күрсәткән батырлыклары өчен Шәүкәт Таип улы 5 орден һәм 3 медаль белән бүләкләнә. Берлин операциясендә катнашкан һәм анда күрсәткән батырлыгын зурлап бирелгән Кызыл Байрак ордены һәм «Берлинны алган өчен» медале аның иң кадерле ядкярләре була.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елның язында Шәүкәт Таип улы Казан университеты каршындагы аспирантурада белем алуын дәвам итә, ә ике елдан соң безнең Галактика структурасын тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклый.XX гасырның 70 нче елларында Ш.Т.Хәбибуллин иярченнәрнең массалар үзәге тирәли әйләнү теориясе белән кызыксына башлый һәм аларның әйләнешләрен сурәтләү өчен беренче булып эллиптик функцияләрне җәлеп итә. Аның тарафыннан Меркурий һәм Венераның әйләнү теориясе төзелә.  1975 елны Төньяк Кавказда Ш.Т.Хәбибуллинның тырышлыгы аркасында Казан университетының Цейс-400 телескобы урнаштырылган күзәтү базасы барлыкка килә. Университет өчен яңа 1,5 метрлы телескоп төзүне оештырып җибәрүче дә ул була. 
1960 елны университетның физика-математика факультетыннан физика һәм механика-математика факультетлары бүленеп чыгалар. Яңа оештырылган физика факультетының деканы итеп Шәүкәт Таип улы сайлап куела. 
1965 елны Шәүкәт Таип улы университетның фәнни эш буенча проректоры итеп куела. Шәүкәт Таип улы «Казан шәһәр астрономия обсерваториясе хезмәтләре»нең редакторы, «Җир, Ай, Планеталар» халыкара журналы (Голландия) редакциясе советы әгъзасы,  СССР ФА каршындагы Астрономия советы бюросы, Халыкара Астрономия Берлеге әгъзасы вазифаларын да үти. Аның фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлеге югары бәяләнә.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.Ленин ордены. 2. Октябрь революциясе ордены 3. «Хезмәт батырлыгы өчен» медале 4. Кызыл Байрак ордены 5. «Берлинны алган өчен» медале һ.б.

Файдаланган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәшһүр татар галимнәре: мәкаләләр, истәлекләр / (төзүче Р.Ә.Шакирҗанов, А.И.Нарбеков, Ф.Р. Шакирҗанов). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011,- 423б.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

{{искәрмәләр}

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.