Шәүкәт Әмиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәүкәт Әмиров latin yazuında])
Шәүкәт Әмиров
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Шәүкәт Сабир улы Әмиров

Туу көне

9 май 1947(1947-05-09)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе Миасс

Үлү көне

4 май 2023(2023-05-04) (75 яшь)

Үлү урыны

РФ, Свердловск өлкәсе, Екатеринбург

Эшчәнлек еллары

1970 ― 2023

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

музыкант, педагог

Кораллар

балалайка

Коллективлар

Казан консерваториясе
Урал консерваториясе

Бүләкләр

РФ халык артисты - 2006 РСФСР атказанган артисты – 1989 ТР атказанган сәнгать эшлеклесе - 2022

Җенес ир-ат
Туу датасы 6 май 1947(1947-05-06) (76 яшь)
Туу урыны Мияс, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР
Һөнәр төре музыкачы
Әлма-матер Урал дәүләт консерваториясе[d]

Шәүкәт Әмиров, Шәүкәт Сабир улы Әмиров (1947 елның 9 мае, СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Миасс2023 елның 4 мае, РФ, Свердловск өлкәсе, Екатеринбург) ― музыкант-балалайкачы һәм педагог, РСФСР атказанган артисты (1989), [1] Россия Федерациясенең халык артисты (2006), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2022), [1][2] профессор (1992), күпсанлы конкурслар лауреаты.

М. П. Мусоргский исемендәге Урал консерваториясе ректоры (2003―2010), Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең ректор урынбасары (1990―1999).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елның 9 маенда Чиләбе өлкәсе Миасс шәһәрендә туган. Миасстагы 2нче санлы балалар музыка мәктәбен (В. Колодяжный классы), М. И. Глинка исемендәге Магнитогорск музыка училищесын (хәзерге М. И. Глинка исемендәге Магнитогорск дәүләт консерваториясе (академия)[d]) (А. А. Аншелес һәм В. С. Кононенко классы, 1966), М. П. Мусоргский исемендәге Урал консерваториясен[d] (профессор Евгений Блинов классы, 1974) һәм ассистентураны тәмамлаган. [1][3] Армиядә Урал хәрби округы җыр һәм бию ансамбле артисты булып хезмәт иткән. [1]

Миасс музыка училищесында укыткан, Чиләбедә эшләгән: Чиләбе дәүләт мәдәният институтында[d] кыллы халык уен кораллары секциясе мөдире (1976―1979), [1] Чиләбе филармониясендә[d] концертлар куйган. [4]

1980―1990 елларда Урал консерваториясендә укыткан.

1990―1999 елларда ― Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә: ректор урынбасары, профессор (1992), халык уен кораллары кафедрасы мөдире (1995 елдан) [1] [5]

1999 елдан ― М. П. Мусоргский исемендәге Урал дәүләт консерваториясе профессоры, 2003 елдан алып 2010 елга кадәр ― әлеге консерваториянең ректоры. [1] [6]

Магнитогорск консерваториясндә укыткан, педагог һәм студентларга консультацияләр биргән; чыгарылыш дәүләт квалификация комиссияләре рәисе, берничә конкурсның жюри рәисе булып торган. [7][8][9] Шәүкәт Әмировның укучылары илнең әйдәп баручы музыка коллективларында эшли. Алар арасында – халыкара һәм бөтенроссия конкурсларының 17 лауреаты һәм дипломанты; Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының 6 атказанган артисты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре; 3 профессор, 6 доцент, проректорлар, деканнар һәм музыка вузлары кафедралары мөдирләре (Казан, Магнитогорск, Уфа), Екатеринбург һәм Россиянең башка шәһәрләрендәге музыка колледжлары училищелары һәм мәктәпләре укытучылары. [10][11]

2023 елның 4 маенда 76нчы яшендә вафат булган. [12]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кырык елдан артык актив концерт эшчәнлеге алып барган, илнең балалайкада иң яхшы уйнаучыларының берсе булган. Германия, Голландия, Италия, Франция, Япония, Вьетнам, Корея, Чехословакия һәм Филиппинда чыгыш ясаган. Аның виртуоз башкарулары грампластинкаларда, дискларда, СССР дәүләт телерадиофондларында теркәлгән, аның турында төрле телләрдә дистәләгән мәкаләләр язылган. [11]

« Искиткеч музыкант, югары дәрәҗәдәге профессионал, бик күп җыентыклар әзерләде, укучылар белән шөгыльләнде, һәрвакыт иҗат итте. [11]
Михаил Уляшкин, М. П. Мусоргский исемендәге Урал дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары кафедрасы мөдире
»

Репертуары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәүкәт Әмировның репертуарында рус һәм чит ил авторларының классик әсәрләре дә, заманча композиторлар музыкасы да булган. Күп кенә әсәрләрне үз авторлык редакциясендә башкарган. Педагогик балалайка репертуарын булдыруга һәм киңәйтүгә аерым игътибар биргән, транскрипцияләр җыентыгын, шулай ук балалайка өчен үзенчәлекле әсәрләр әзерләү һәм чыгару белән шөгыльләнгән. «Балалайка өчен татар музыкасы» (Татарская музыка для балалайки) һәм «Балалайка өчен транскрипцияләр» (Транскрипции для балалайки) һ. б. җыентыклар авторы. [3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 Амиров Шаукат Сабирович. Оф. сайт УГК им. М.П. Мусоргского. әлеге чыганактан 2018-09-12 архивланды. 2018-09-12 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Петр Латышев вручил 21 уральцу госнаграды. Среди них Виталий Смирнов. ИА АПИ - Новости Екатеринбурга (19 декабря 2006). 2018-09-12 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 РОССИЙСКАЯ ШКОЛА ИСПОЛНИТЕЛЬСТВА НА НАРОДНЫХ ИНСТРУМЕНТАХ Уральская государственная консерватория им. М.П. Мусоргского. Сайт balalaika-master.ru. 2018-09-12 тикшерелгән.
  4. Амиров Шаукат Сабирович. Энциклопедия ИА «Экспертный канал ФедералПресс». 2018-09-12 тикшерелгән.
  5. Амиров Шаукат Сабирович. 2023 елның 5 май көнендә архивланган. Уральская консерватория
  6. Амиров Шаукат Сабирович. Персона РФ
  7. Балалаечники верхнепышминской музыкальной школы стали лауреатами Всероссийского конкурса «Уральские самоцветы». Информационный сайт Верхней Пышмы и Среднеуральска govp.info (22.02.2014). 2018-09-12 тикшерелгән.
  8. Фотоотчёт с Международного фестиваля-конкурса "Уральская звезда" (г. Екатеринбург, 4 мая 2015 года). Сайт Творческого объединения "Я МОГУ!". әлеге чыганактан 2018-09-12 архивланды. 2018-09-12 тикшерелгән.
  9. Победа музыкантов из Кунгура в V международном конкурсе исполнителей на народных инструментах «Прикамье – 2016». Кунгур-край Новости (14.10.2016). 2018-09-12 тикшерелгән.
  10. Амиров Шаукат Сабирович, archived from the original on 2023-05-05, retrieved 2023-05-05 
  11. 11,0 11,1 11,2 11,3 Россиянең халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәүкәт Әмиров вафат. Татар-информ, 4.05.2023
  12. Ушел из жизни музыкант и педагог Шаукат Амиров.
  13. Латышев вручил госнаграды лучшим уральцам. Уральская региональная общественная организация по развитию связей с земляками. 2018-09-12 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]