Шәһит Заһретдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәһит Заһретдинов latin yazuında])
Шәһит Заһретдинов
Туган телдә исем Шәһит Кәшиф улы Заһретдинов
Туган 15 ноябрь 1958(1958-11-15) (65 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы, Иске Кади,
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре велосипедчы

Шәһит Заһретдинов (рус. Шахид Загретдинов) – мәшһүр совет спортчысы, велосипедчы, шоссе велоузышлары буенча СССР чемпионы. Тынычлык велоузышларын шәхси зачетта җиңү яулаган соңгы СССР спортчысы (1981).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһит Заһретдинов 1958 елның 15 ноябрендә Иске Кади авылында туган. Мәктәптә укыганда ук велосипед спорты белән шөгыльләнә башлаган һәм 1974-77 елларда СССРның яшьләр җыелма командасы составында чыгыш ясаган. Үзбәк физкультура институтында укый, Ташкәнт «Динамо»сы өчен чыгыш ясый.

1980 нче елны үткән дөнья чемпионатында ул беренче урынны алуга ирешә. 1981 елда Берлин-Праһа-Варшава арасында узган Тынычлык велоузышында җиңү яулый.

Бүген Шәһит Заһретдинов Мәскәүдә яши. Мәскәү «Динамо» спорт җәмгыятен җитәкли, милисә (полиция) полковнигы.