Шәһит Ходайбирдин премиясе
Күгәрчен районы хакимиятенең Шәһит Ходайбирдин премиясе белән бутамаска.
Шәһит Ходайбирдин премиясе (Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия) – Башкортстан хөкүмәте (дәүләт) бүләге. 1996 елда булдырылган.
Күренекле инкыйлабчы, дәүләт эшлеклесе, язучы Шәһит Ходайбирдин (1896-1924) исемен йөртә.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1989 елның 8 апрелендә БАССР журналистлар берлеге, гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең иҗатын бәяләү максатында, Шәһит Ходайбирдин премиясе булдыру турында карар кабул итә. 1996 елдан БР министрлар кабинеты карары[1] белән премия дәүләт (республика) статусы ала.
Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Иҗатларында халыкның тарихи үткәне тирән ачылган, замандашлар образлары бирелгән, икътисад, социаль тормыш, мәдәният, экология, этика мәсьәләләре кыю күтәрелгән һәм аларны чишү юллары күрсәтелгән журналистларны билгеләү өчен булдырылган.
Статут[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Премия һәр елны 3 журналистка (журналистлар коллективына) тапшырыла.
- Лауреатларга диплом, акчалата бүләк, күкрәк тамгасы тапшырыла.
- Акчалата бүләк үзгәреп тора: 2012-2014 елларда 100 000 сум булган.
Ш. Ходайбирдин премиясе лауреатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 70 тән артык журналист лауреат исемен алган.
- Лауреат исеменә лаек булганнар арасында журналистика ветераннары - Виктор Орлов, Рәүф Насыйров, Рәис Касыймов, Раиф Бадыйков, Вячеслав Стрижевский, Алла Докучаева, Марсель Сәлимов, Альфред Стасюконис, Ирина Николенко, Тамара Нефедова бар.
- Лауреат исеменә республика газеталарының барысының да, кайбер шәһәр һәм район газеталары вәкилләре лаек булган.
Ел | Бүләкләнүче | Һөнәре, вазыйфасы | Бүләкләүнең сәбәбе |
---|---|---|---|
2017 | Марина Воронова | «Стерлитамакский рабочий» хәбәрчесе | замандашлар, аларның уңай эшләре турындагы язмалары өчен |
Ләйлә Аралбаева | «Башинформ» МА күзәтүчесе | БР мәдәнияте, читтә яшәгән якташлар турындагы мәкаләләре өчен | |
Фәнил Күзбәков | БДУ профессоры | журналистикага, табигатьне саклауга багышланган мәкаләләре өчен[2] | |
2016 | Гөлназ Данилова | «Российская газета»ның Уфа бүлекчәсе өлкән хәбәрчесе | генерал-майор Миңлегали Шәйморатов турындагы яңа язмалары өчен |
Фәүзия Мөхәммәтшина | «Киске Өфө» газетасы хәбәрчесе | заманның көнүзәк мәсьәләләрен күтәргән аналитик мәкаләләре өчен | |
Гүзәл Хәмитова | Башкортстан юлдаш телевидениесенең бүлек мөдире | телевидениедә иҗат иткән тапшырулар шәлкеме өчен[3] | |
2015 | Гүзәл Агишева | «Труд» газетасының бүлек мөдире | БР рухи мирасын саклауга һәм Мәскәүдә аның уңай имиджын булдыруга ярдәм итүче БР якташлары турында мәкаләләр шәлкеме өчен |
Рамилә Мусина | Белорет мәгълүмат үзәгенең «Урал» газетасы хәбәрчесе | «Урал» газетасында басылган публицистик мәкаләләре өчен | |
Юрий Нестеренко[4] | Стәрлетамак районы мәгълүмәт үзәгенең «Авыл тормышы» газетасы фотохәбәрчесе | «Алар Ватаны өчен көрәште», «Ватан кайдан башлана...», «Спорт — көчсезләр өчен түгел» фотосурәтләр шәлкеме өчен | |
2014 | Людмила Кашапова | «Молодёжная газета» бүлек мөдире | «үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә юнәлгән һәм БР социаль-иктисадый үсеше мәсьәләренә багышланган мәкаләләр шәлкеме өчен» |
Олег Төхфәтуллин | «Кызыл таң» газетасы бүлек мөдире | «Язмышым да, шатлыгым да – авылым» китабына кергән мәкаләләре өчен | |
Хәйдәр Тапаков[5] | «Атайсал» газетасы (Сибай) баш мөхәррире | «Утоли моя печали» китабына кергән мәкаләләр шәлкеме өчен | |
2013 | Радис Ногманов | «Өмет» газетасы баш мөхәррире | «Янарга икән янарга» китабы өчен |
Айрат Нурмөхәммәтов | «Башкортостан» газетасы фотохәбәрчесе | «Башкортостан» газетасында замандашлар турында фотолар шәлкеме өчен | |
Зөлфия Рәхмәтуллина[6] | «Башкортстан» ДТРК бүлек мөдире | «Телеүзәк», «Йолдыз ядкәре», «Алло, сезне Юлдаш тыңлый» тапшырулар шәлкеме өчен | |
2012 | Зөһрә Арсаева | «Юлдаш» радиосы хәбәрчесе | «Туган як», «Сделано в Башкортостане» тапшырулыры өчен |
Дамир Шәрәфетдинов | журналист | «җәмгыятьтә татулык, Башкортстаның социаль-икътисадый үсеше мәсьәләлрен яктырткан хезмәтләре өчен» | |
Рәзифә Сәхапова Илдус Тимерханов[7] |
журналистлар | «Базы буе-бөдрә тал» китабы өчен | |
2011 | Венера Ильясова Эмиль Мусин Ләлә Латыйпова Алексей Шильников |
«Туймазинский вестник» журналистлары | «үз үрнәкләрендә әхлакый һәм рухый үсешкә өндәүче, гомумкешелек кыйммәтләрен раслаучы замандашлар образларына багышланган мәкаләләр шәлкеме өчен» |
Фәнүр Гыйльманов | «Кызыл таң» газетасы үз хәбәрчесе | 100 мәкаләне эченә алган «Такова жизнь» китабы өчен | |
Сибагат Рахмангулов | «Йәшлек» газетасы үз хәбәрчесе | «Ямалда каен да үсми» очерклар шәлкеме өчен | |
2010 | Лена Габдрахманова | журналист | «Ничек яшисең, башкорт авылы» мәкаләләр шәлкеме өчен |
Гөлчәчәк Ханнанова | «КоммерсантЪ-Башкортостан» журналисты | «иҗтимагый-сәяси темага язылган мәкаләләре өчен» | |
Азат Ярмуллин[8] | журналист | «Мөхтәри Башкортстан байрагы астында» китабы өчен | |
2009 | Юрий Ергин | БДУ доценты | «БР мәдәните һәм мәгарифе тарихына багышланган мәкаләләре өчен» |
Таһир Ишкинин | Уфа хакимияте белгече | «Киске Өфө» газетасында «Атна кайтавазы» рубрикасында чыккн мәкаләләре өчен | |
Флюра Солтанова | «Башкортстан» ДТРК радиохәбәрчесе | «Ватандашлар», «Ядкәр» радиотапшырулары өчен | |
2008 | Радик Вахитов | УАИ доценты | «Под крыло двуглавого орла» китабы өчен |
Андрей Ничков | «Молодёжная газета» журналисты | «Гаилә елына багышланган мәкаләләре өчен» | |
Бану Каһарманова | «Йәшлек» газетасы үз хәбәрчесе | «Гаилә елына багышланган мәкаләләре өчен» | |
2007 | Әхмәр Үтәбай | язучы | «Киске Өфө» газетасы «Диалог» рубрикасында басылган хезмәтләре өчен |
Тәлгать Шахманов | «Юшатыр» газетасы җаваплы мөхәррире | «Шагали Шакман мирасчылары» китабы өчен | |
Марина Шумилова[9] | «Башинформ» бүлек мөдире | «Башкириянең Русиягә ирекле кушылуына 450 еллыкка багышланган мәкаләләр шәлкеме өчен»[10] | |
2006 | Ю.Н. Коваль | «Бельские просторы» журналы үз хәбәрчесе | «әхлак-патриотик тәрбиягә багышланган мәкаләләре өчен» |
Т.А. Үлмәсбаева | «Юлдаш FМ» радиосы баш мөхәррире | «якташларына (Күгәрчен районы) багышланган тапшырулары өчен» | |
Г.Г.Янбаева | «Киске Өфө» газетасы үз хәбәрчесе | «Сердце полно сострадания» китабы өчен[11] | |
2005 | Ә.Н. Акбутина | «Башҡортостан» газетасы баш мөхәррире урынбасары | ЮНЕСКО линиясе буенча Аурупа илләренә сәяхәтнамәләре өчен |
Т.И. Нефедова | республиканың атаклы кешеләре турында мәкаләләре өчен | ||
Р.Х. Сәгыйтов | «Башкортстан» ДТРК | «Үткән заман» радиотапшырулары өчен | |
А.Р. Юлдашбаева | БР язучылар берлеге рәисе урынбасары | «Башкортостан на геополитической карте» тапшырулары шәлкеме өчен[12] | |
2004 | А.Р. Аллаяров | «Башкортстан» ДТРК | «Уфа балалар приютында тәрбияләнүчеләргә багышланган хезмәтләре өчен» |
И.В. Николенко | «Республика Башкортостан» нәшрият йорты | «Салават Юлаевның 250 еллыгына багышланган очерклары өчен» | |
З.М. Тимербулатова | Илеш мәгълүмат үзәге | «Истоки» зазетасындагы ГМЧ турында мәкаләләре өчен[13] | |
2003 | Т.П. Морозова | «Стерлитамакский рабочий» | «социаль мәсьәләләргә багышланган мәкаләләре өчен» |
С.Л. Мушкина | «Башкортстан» ДТРК | «социаль якланмаганнарга багышланган фильмнары өчен» | |
И.К. Фазлетдинов | «Кызыл таң» газетасы | социаль–икътисад мәсьәләләрен яктырткан өчен[14] | |
2002 | Г.Т. Батталова | «Бельские просторы» журналы үз хәбәрчесе | «II Башкорт корылтаена багышланган фильмнары өчен» |
Ф.Ш. Латыйпова | «Башкортостан» газетасы | «Изгелекләр генә эзлимен» китабы өчен | |
Л.В. Петровская | «ТУ-154 авиаһәлакәте (02.07.2002) турында язган хезмәтләре өчен»[15] | ||
2001 | Д.Г. Арсланова | «Башкортостан кызы» | «социаль мәсьәләләргә багышланган мәкаләләре өчен» |
А.Б. Стасюконис | «Республика Башкортостан» | «Портреты на фоне войны» китабы өчен | |
Р.Б. Хәкимов | «Кызыл таң» газетасы | «Курск көймәсендә һәлак булган якташларга багышланган очерклар өчен»[16] | |
2000 | Фәрит Вахитов | ||
Флүзә Мырзабаева | |||
1999 | Рәшидә Мәһәдиева | ||
Салават Тупеев | |||
Ризван Хаҗиев | |||
Юрий Узиков | журналист | «Исторические памятники Уфы» китабы өчен | |
1998 | Зиф Имамов | ||
Марсель Сәлимов | |||
Сәлмән Ярмуллин | |||
1997 | Сергей Манзуров | «Сибайский рабочий» газетасы хәбәрчесе | |
Вячеслав Стрижевский Илүзә Капкаева Алла Докучаева |
«Вечерняя Уфа» газетасы журналистлары | ||
Рима Сәрвәрова | «Башкортстан» ДТРК радио хезмәте башлыгы |
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ш. Ходайбирдин премиясе турында нигезләмә
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ БР министрлар кабинеты карары N 276 30.09.1996
- ↑ Азатлык Радиосы, 11.10.2017
- ↑ «Башинформ» МА ААҖ, 10.10.2016
- ↑ «Башинформ» сайтында
- ↑ 2014 ел өчен лауреатлар билгеле булды
- ↑ Күгәрчен районы мәдәният бүлеге сайтында
- ↑ Стерлеград сайтында
- ↑ Башинформ сайтында
- ↑ Күгәрчен районы мәдәният бүлеге сайтында
- ↑ БР хөкүмәте карары N 1098-р 03.10.2007
- ↑ БР хөкүмәте карары N 962-р 02.10.2006
- ↑ БР хөкүмәте карары N 904-р 04.10.2005
- ↑ БР хөкүмәте карары N 888-р 06.10.2004
- ↑ БР хөкүмәте карары № 972-р 06.10.2003
- ↑ БР хөкүмәте карары № 891-р 01.10.2002
- ↑ БР хөкүмәте карары № 954-р 04.10.2001