Шәһре Болгар (җыр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәһре Болгар (җыр) latin yazuında])
«Шәһре Болгар»
Җыр
Язылган Идел буе Болгары дәүләте чоры
Жанр тарихи җыр
Көй авторы халык көе
Сүзләр авторы халык җыры

Шәһре БолгарИдел буе Болгары дәүләте белән бәйле татар тарихи халык җыры, Болгар шәһәре турында җырлана.[1]

Тасвиры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җырның ике варианты билгеле. Вариантлар күләме буенча бертөрле, һәм сүзлек составы да охшаш диярлек. Тексттагы зур булмаган аерма бер максатка гына, шәһәрне бары тик уңай яктан гына тасвирлауга буйсынган: Болгар юллары яхшы, җилләр хуш, хакимнәр (изгеләрдән яки хуҗалардан) хуш исле һ. б.[1]

Альберт Фәтхи варианты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһре Болгар манарасы
Сиксән баскыч һәм арасы.
Анда менгән ирәнләрнең
Сил тик агар күздин яше.
Гаҗәп ирер Болгар юлы,
Даим исәр хуш йилләре.
Ул Болгарга килгәннәрнең
Сил тик агар күздин яше.

Марсель Бакиров варианты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһре Болгар манарасы, сиксән баскыч һәм барысы.
Анда барган ирәнләрнең артык дорыр дәрәҗәсе.
Шәһре Болгар вәлиләре, даим килүр хуш исләре,
Анда барган ирәнләрнең, сил тик акар күз яшьләре.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар / төзүче, кереш мәкалә һәм искәрмәләр язучы И.И. Надиров; фәнни редакторы Х.Ш. Мәхмүтов. Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. 488 с.
  • Татарский эпос: баиты / Сост.: Ахметова-Урманче Ф. В. – Казань: Изд-во «Фэн» АН РТ, 2005. – С. 58
  • Бакиров М. Халык хәтере. Тарихи җырларыбыз һәм бәетләребез турында // Мирас. Казан, 1992. № 10. С. 33–38