Шөвкәт Әләкбәрова
Шөвкәт Әләкбәрова | |
---|---|
Туган телдә исем | әзери. Şövkət Feyzulla qızı Ələkbərova |
Туган | 20 октябрь 1922 Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, Кавказ арты Социалистик Федератив Совет Республикасы[d] |
Үлгән | 7 февраль 1993 (70 яшь) Бакы, Әзербайҗан |
Күмү урыны | Шәрәфле каберләр аллеясе[d] |
Ватандашлыгы | СССР Әзербайҗан |
Һөнәре | җырчы |
Шөвкәт Фәйзулла кызы Әләкбәрова (әзери. Şövkət Feyzulla qızı Ələkbərova; 1922 елның 20 октябре, Бакы, Азәрбайҗан ССР — 1993 елның 7 феврале, Бакы, Азәрбайҗан, ССРБ) — Азәрбайҗан җырчысы, Азәрбайҗан ССРның халык артисты.
Тормыш юлы һәм иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шөвкәт Әләкбәрова 1922 елның 20 октябрендә Бакыда туа. Ул алты баладан торган гаиләдә өченче бала була. Аның әтисе музыканы яраткан, ә әнисе — профессиональ тарчы булган. Соңыннан балалар музыкаль белем алганнар[1]. Кечкенәдән Әләкбәрова кәмәнчәдә уйный. 1937 елда ул җыр бәйгесендә җиңү яулый, анда аның талантын композитор Гозәир Хаҗибәков һәм җырчы Бүлбүл бәялилзр. Ул «Карабах шикестеси» композициясен башкарганнан соң, Хаҗибәков Әләкбәрованы яңа төзелгән Азәрбайҗан дәүләт хорына кабул итә, анда ул профессиональ җырчы карьерасын башлый[1]. Аның остазлары фольклорчы һәм педагог Агалар Әливәрдибәков һәм опера җырчысы Хөсәенкули Сарабский була.
Бөек Ватан сугышы елларында, Әләкбәрова гастрольләр белән фронтка китә, патриотик җырлар башкарв һәм еш кына көненә иллеләп тапкыр чыгыш ясый. 1945 елдан ул Азәрбайҗан дәүләт филармониясендә эшли. 1950 елга Әләкбәрова азәрбайҗан халык һәм эстрада җырларын башкаручы иң популяр җарчы дип таныла Үзенең иҗади карьерасы дәвамында Әләкбәрова Ауропа, Азия һәм Африка илләрендә 20дән артык гастрольләр белән була. Франциядә, Шри-Ланкада, Әфганстанда, Һиндстанда, Мисырда, Әлҗәзаирдә, Төркиядә, Польшада чыгышлар ясый. Аның репертуарына Сәгәх, Катар, Шәһназ мугамнары, шулай ук Азәрбайҗан композиторлары һәм Урта Азия халыклары җырлары керә.
Шөвкәт Әләкбәрова ике тапкыр кияүдә булган. Беренче никахтан кызы Нателла туа (1944—1992). Әләкбәрованың ире хәрби табиб була, ул фронтка киткеп яңа гаилә корганнан соң, алар аерылышалар. 1955 елда 33 яшьлек Әләкбәрова 35 яшьлек режиссёр Ләтиф Сәфәровка кияүгә чыга. Никахта улы Бәшир туа. 1963 елда икенче ире үз-үзенә кул салганнан соң, җырчы башка кияүгә чыкмый һәм бөтен гомерен балаларга һәм музыкаль карьерага багышлый. 1992 елда кызы Нателланың кинәт үлүе Әләкбәрованың көчсез сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. 1993 елның 7 февралендә ул вафат була.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2014 елның маенда Истамбул янында, Ялов шәһәрендәге судоверфька Palmali компанияләре төркеменең «Шөвкәт Әләкбәрова» танкеры суга төшерелә[2]. Palmali компанияләр төркеме хуҗасы, Азәрбайҗан бизнесмены Мөбариз Мәнсимов инициативасы белән танкерга танылган Азәрбайҗан җырчысы, Азәрбайҗан ССРның халык артисткасы Шөвкәт Әләкбәрова исеме бирелә.
Җырлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шөвкәт Әләкбәрова башкаруындагы популяр җырлар:
- «Ахшам»
- «Айрылыг»
- «Гель сехерим»
- «Бир кёнуль сындырмышам»
- «Дерелер»
- «Сен меним, мен сенин»
- «Сенсен урейим»
- «Тез гель»
Фильмография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Абсурдистан
- Айгюн (1960)
- Азербайджан эллери (1976)
- Баку баглары. Шувелан (2007)
- Догма халгыма (1954)
- Очрашу (1955)
- Ийирмиалтылар (1966)
- Көр улы (1960)
- Кёльгелере сурунур (1958)
- Маэстро Ниязи (2007)
- Махны беле йараныр (1957)
- Mюджрю (1973)
- Гызмар гюнеш алтында (1957)
- Ону багышламаг олармы? (1959)
- Охуйур Шовкет Алекперова (1970)
- Мачеха (1958)
- Пайыз концерты (1962)
- Сес (1988)
- Шеки (1977)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Наш последний разговор. Azerbaijan International
- ↑ Спущен на воду танкер «Шовкет Алекперова»