Шөгер районы (Татарстан АССР)
Ил | |
---|---|
Статус | |
Җөмһүрият | |
Административ үзәк | |
Нигезләү датасы | |
Юкка чыгару датасы | |
Рәсми тел |
татар, рус |
Халык саны (1939) |
39 148 кеше[1] |
Милли состав | |
Мәйдан |
1800 км²[2] |
Шөгер районы (рус. Шугурский район)— 1930 елдан 1959 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Ленинтаудан Көньяк-Көнбатышка 25 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньягында урнашкан. Административ үзәк - Шөгер авылы.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шөгер районы территориясе 1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязендә, 1920 елдан 1930 елга кадәр Бөгелмә кантонында урнашкан.
1930 елның 10 августында элеккеге Бөгелмә кантоны территориясендә барлыкка килә.
1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Чистай өлкәсе составына, ә 1953 елның 21 февралендә Бөгелмә өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.
1959 елның 12 октябрендә Шөгер районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Ленниногорск һәм Беренче Май районнарына тапшырыла.[3]
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1945 елга районда 21 авыл советы булган: Керкәле, Кирлегәч, Куакбаш, Кузай, Мордва Ивановкасы, Мордва Кармалкасы, Мөкмин-Каратай, Түбән Чыршылы, Яңа Иштирәк, Яңа Сережкино, Сарабиккол, Спиридоновка, Иске Варваринка, Иске Иштирәк, Иске Куак, Сугышлы, Туктар Урдалысы, Урмышлы, Федотов, Шөгер Юлтимер. Район мәйданы 1800 км² тәшкил иткән.[3]
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1939 елда халык саны 39148 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар - 68%, мордва - 13,5%, руслар - 13%.[1]
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстанның административ-территориаль бүленеше
- Татарстанның административ-территориаль бүленеше (1948)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Административно-территориальное деление СССР на 1941 год. 2016 елның 7 апрель көнендә архивланган.
- Шугуровский район.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
- Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
- РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.