Габдулла Шөнаси

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Шөнаси latin yazuında])
(Шөнаси Габдулла битеннән юнәлтелде)
Габдулла Ибраһимов
Туган телдә исем Габдулла Салих улы Ибраһимов
Туган 1885(1885)
Троицк, Ырынбур губернасы
Үлгән 3 ноябрь 1938(1938-11-03)
Казан, ТАССР
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе

Габдулла Шөнаси (Шнаси, Шинаси), чын исеме Габдулла Салих улы Ибраһимовтатар галиме, күренекле мөгаллим.

1909-1912 елларда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта.

1917 елның 20―27 апрелендә Казанда узган Бөтенроссия мөселман укытучыларының беренче корылтае утырышларында рәислек итә.

1920-1930 елларда мөгалимлек эшен Казан университетында, Көнчыгыш педагогик институтта, Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтында алып бара.

1930-1938 елларда ул ТАССР мәгариф Наркоматында эшли.

Татар телендә төрле фәннәргә багышланган (химия, физика, биология, медицина) хезмәтләр авторы. Хәмид Мөштәри белән физика буенча оригиналь (тәрҗемә итлмәгән) китаплар язу белән шөгыльләнә.

Нахакка гаепләнеп, 1938 елның 3 ноябрендә репрессияләнә. 1958 елда реабилитацияләнә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]