Олгой-хорхой

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олгой-хорхой latin yazuında])
(Щар-хорхой битеннән юнәлтелде)
Хорхой

Олгой-хорхой (монг. Олгой хорхой - эчәктәй корт) - Гоби чүлендә яши алган яшерен хайван, монгол фольклоры каһарманы. Шулай ук чар-хорхой (сары корт) турында белешмә бар.

Сыйфатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олгой, беркем дә көтмәгәндә, җирдән чыга. Гәүдәсендә башы да, күзләре дә, авызы да аерылып булмый; төсе караңгы-кызыл; озынлыгы бераз ярымметрдан артык була ала; кайбер белешмә буенча, ул әҗәлле агу ташларга һәм электрлык белән үтерергә мөмкин.

Күзәтү-өйрәнүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монголиянең изолировать ителгәне һәм хәкимяте сәясәте бу ил фаунасын чит илләр зоологлары өчен япкан, шуңа күрә без бу җан иясе турында бик аз беләбез. 1926 елда Америка палеонтологы Рой Чепмен Эндрюс "Борынгы кеше эзләре буенча" Монголия премьер-министры әңгәмәсе турында сөйли. Министр Ройдан аллергохай-хохайны тоту сораган, чөнки бу хайваннар бер көнчыгыш бей гаиләсенең әгъзасен үтергәннәр.

1958 елда совет язучы-хыялчысы, геолог һәм палеонтолог Иван Ефремов "Җилләр юлы" (рус.  Дорога Ветров) китабында олгой-хорхой темасына кайта. Иван 1946-1949 елларда Юрий Орлов башы астында экспедицияләрдә бөтен җыйган белешмәсен сөйләгән. Башка дәлилләр арасында Даландзадгад авылыннан Цевен исемле кешенең сүзләрен искә төшерә. Бу кеше ул хайваннарның яшәү урынын әйтә. Шулай ук Ефремов "Олгой-хорхой" дигән хикәя яза. Анда ике рус өйрәнүчеләре корт агуыннан үлә. Бу тарих уйлап табылган, әмма чын дәлилләрдә нигезләнгән.

Олгойны өйрәнү юлында зур адымнар Чех Җөмһәрияте экспедицияләре ясаган.

1990 елларда Иван Макарле ике экспедиция организатор итә. Аны доктор Ярослав Прокопенец, оператор Иржи Скупен озатып бара. Алар кортның бер экземплярын да тотмаганнар, әмма бик күп дәлилләр җыйганнар. Бу дәлилләр өчен чех телевизорлыгында "Яшерен комнар монстры" дигән фильм чыккан.

1996 елда башка чех төркеме - Пётр Горкий һәм Мирека Наплава лидерлыгы астында - Гобинең зур өлешен гизгән.

Гипотезалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фән белмәгән төр

Кемдер олгойны яңа төр дип санлый.

Елан

Джон Клаудси-Томпсон, чүл фаунасы данлы белгечләренең берсе, олгойны Vibora mortal australiana еланы белән тугандашлыгы турында фикер әйтә. Бу төр Көньяк Ярымшарлыкта очраша: тышыннан ул олгойга охшаш һәм агу сибеп үтерә ала.

Икейөргән

Амбисфена трахура - Икейөргән

Башка фикер олгойны икейөргәннәргә (лат. Amphisbaenia, рус. Двуходки) астәртибенә кертә (Мишель Райналь, Ярослав Марес). Эволюция процессы вакытында бу сөйрәлүчеләр азаклыклар югалткан, алар бур һәм кызыл төсле булырга мөмкин, аларның муены һәм башы кыен аерыла. Әмма беркем дә икейөргәннәрнең агуын һәм электр органын күрмәгән.

Йозаклы корт

Башка гипотеза буенча, бу - йозаклы кортларның эволюция иткән бер төре.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Я познаю мир:Загадочные животные:Дет.энцикл. / Н.Н. Непомнящий; Худож. А.А. Румянцев, Ю.А. Станишевский. - М.: ООО "Издательство АСТ": ООО "Издательство Астрель", 2004. - 391,[9] с.:ил.