Ырынбур башкорт педагогия техникумы
Внешний вид
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Ырынбур башкорт педагогия техникумы, Ырынбур Халык мәгарифе институты – 1921-1936 елларда эшләгән Ырынбурдагы уку йорты, башкорт милли кадрлары әзерләү үзәге[1][2].
Укучылары башкорт халкының милли архитектура корылмасы булган, Башкорт-мишәр гаскәре идарәсе Кәрвансарай йортында укыган. 1920 елда Башкорт халык мәгарифе институты буларак ачыла.
Бер үк вакытта Татар халык мәгарифе институты (Хөсәения мәдрәсәсе базасында) булдырылды. Шулай итеп 1920-нче елларда Ырынбурда белем алу мөмкинлеге башкорт, рус, татар һәм казакъ телләрдә булды.
1921 елда техникум итеп үзгәртелә.
1936 елда техникум Уфага күчерелә.
Тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Агишев Сәгыйт Ишмөхәммәт улы . 1921-1925 еллар укучысы.
- Сәгыйт Рәхмәт улы Әлибаев
- Азнабаев Касим – "Башкортстан" гәзите редакторы
- Амантаев Габдулла Сәхипгәрәй улы
- Бикбаев Баязит Гаяз улы, 1929 ел. "Салават Юлаев" - беренче милли опера авторы (либретто).
- Зәйнәп Биишева Абдулла кызы
- Гайнан Хәйри
- Суфиянов Сабит Әбүсуфиян улы. 1924-1927 еллар укучысы.
- Булат Имашев Габдулла улы — күренкле уенчы һәм режиссер; 1921-23 елларда укый, шул елларда Ырынбур татар драма театрында уйный.
Юкка чыккан милли кадрлар әзерләү йортлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Жёлтое татар-башкорт педагогика училищесы
- Пермь татар-башкорт педагогия техникумы
- Бәләбәй татар-башкорт педагогика техникумы
- Свердловск татар-башкорт педагогия училищесы
- Самар татар-башкорт педагогия училищесы
- Ырынбур башкорт педагогия техникумы
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Алибаеве Сагите Рахматовиче директоре Башкирского педагогического техникума в г. Оренбурге (1932–1936 гг.), archived from the original on 2015-12-08, retrieved 2016-06-13
- ↑ История развития этнокультурного образования, archived from the original on 2014-02-26, retrieved 2016-06-13