Ырынбур казак гаскәрендә татарлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ырынбур казак гаскәрендә татарлар latin yazuında])

Ырынбур казак армиясендә татарлар — ырынбур казаклары составында мөселман - татар төркеме. Татар халкының казак катламы крайда 1799 елда теркәлгән. Ырынбур татар казаклары тарихы 1920-елда казакларны бетерү белән тәмамлана.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рөстәм Әминев китабы. 2017 ел

1744 елда Сакмар елгасы буена Сәет Хаялин җитәкчелегендәге 176 татар гаиләсе (меңгә якын кеше) килеп утыра һәм Каргалы бистәсен нигезли, аларның күпчелеге Казан өязеннән булалар. Башка халыклар белән катнаш торак пунктлары да барлыкка килә. 1799 елның 12 октябрендә император Павел I-нең Сенатка указы чыга. Указ буенча Оренбург округы татарлары җан башыннан алына торган ясактан азат ителеп, Оренбург казаклары гаскәренә теркәлә.

1802 елда Каргалы бистәсендә яшәүчеләрнең бер өлеше Чесноковка авылына һәм Никольский һәм Гирялский редутына күчә. Ләкин, төбәкнең сәүдәгә ихтыяҗы 1819 елның 5 гыйнварындагы указ белән чикләнә. Каргалы бистәсенәндәге кайбер казаклар казак дәрәҗәсеннән чыгарыла һәм салым салына торган катламга әверелә.

Кочуровлар һәм Дашкиннар — казак гаскәрендәге татар дворяннары фамилиялары.

Исәбе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ырынбур губернасында татарлар саны әкренләп үсә. Аларның исәбенә мишәрләр һәм типтәрләр кертелмиләр.

  • 1866 - 19 765 кеше
  • 1891 - 21 581 кеше (6%)

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]