Ышаныч (газета)
Ышаныч | |
Аскинская новь | |
Tөр |
Иҗтимагый-сәяси |
---|---|
| |
Гамәлгә куючы |
Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы |
Нәшер итүче |
Башкортстан Республикасының "Надежда" мөхәрририяте" казна оешмасы |
Баш мөхәрир |
Фәйрүзә Фаяз кызы Юнысова (татарча гәҗит буенча урынбасары Миләүшә Хөсәенова) |
Штат корреспондентлары |
27 |
Нигезләнгән |
1931 |
Тел | |
Төп офис |
Россия, Башкортстан, Аскын районы, Аскын авылы, Пионер ур., 8 |
| |
Веб-сайт: http://www.askinskajanov.ru. |
Ышаныч – татар телендә Башкортстанның Аскын районында нәшер ителүче иҗтимагый — сәяси басма. Атнага ике тапкыр чыга. русча «Аскинская новь», башк. «Йәнтөйәк» гәҗитләре чыгып килә.[1]
Төп темалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башкортстанның төньягы һәм районның иҗтимагый, мәдәни тормышы, күренекле якташлары турында мәкаләләр, сугыш һәм хезмәт ветераннарын, эш кешеләрен хөрмәтләү. Гәҗит төрле катлау укучыга исәпләнгән. Реклама да басыла.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1931 елның 7 ноябренда чыккан беренче татарча гәҗит «Колхозчы» кулдан язылып, стеклографта 150 данәдә җыела. Беренче мөхәррире һәм оештыручысы Әхнәф Кирәев (Кирәй Мәргән) була.
Гәҗит берничә тапкыр исемен алыштыра: «Социализм юлы», «Коммунизм юлы», «Ышаныч».
Башка районнардан аермалы буларак, Аскын районында татарча һәм русча район гәҗитләре аерым мөстәкыйль гәҗитләр булып чыга, бер-берсенең дубляжы булмый.
2002 елдан башк. «Йәнтөйәк» гәҗите чыга башлый[2].
Мөхәррирләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кирәй Мәргән
- А.Е.Симаков (сугыштан соң)
- С.В.Смольников (1960 елларда)
- Ә.Ә.Әсраров
- Г.З.Гимазов
- М.С.Ситдыйков
- Ә.М.Әюпов
- Р.Х.Сәлимгәрәев
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2007 – Бөтенрусия «Агро-СМИ» конкурсы дипломы [3]
- 2013 — «Матбугатның алтын фонды» («Золотой фонд прессы») тамгасы иясе[4].
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рәсми сайт 2014 елның 22 сентябрь көнендә архивланган.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ АРПП(үле сылтама)
- ↑ Республика Башкортостан № 79 2015 елның 18 апрель көнендә архивланган.
- ↑ http://www.mcxrb.ru/pages/docs/mc_showdoc.aspx?id=1251(үле сылтама)
- ↑ http://www.askinskajanov.ru/component/k2(үле сылтама) /