ЭККА Көнчыгыш фронты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/ЭККА Көнчыгыш фронты latin yazuında])
ЭККА Көнчыгыш фронты
Годы существования

13 июнь 1918 — 15 гыйнвар 1920

Ил

РСФСР

Гаскәр саны

якынча 120 000 кеше

Катнашлык

Россия ватандашлар сугышы

Эшче-Крестьяннар Кызыл Армиясенең Көнчыгыш фронты (рус. Восточный фронт Рабоче-крестьянской Красной армии) — ватандашлар сугышы вакытында совет гаскәрләрнең оператив-стратегик оешмасы. ХКС карары нигезендә 1918 елның 13 июньдә оештырыла.

Состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1919 елның 29 апрельдәге Көнчыгыш фронтының гаскәрләренә бирелгән 238 номерлы приказы буенча, Колчак армиясенең һөҗүме вакытында Вятка, Казан (аннан соң Сарапул, Чиләбе, Кокчетав, Акмола), Сембер (аннан соң Уфа, Троицк), Самара һәм Сарытау ныгытма районнары (НР) оештырганнар. 1919 елның июньдә—августта Ырынбур, Стәрлетамак (аннан соң Верхнеуральск, Звериноголовское), Пенза (июль 1919 г), Екатеринбург һәм Җаек ныгытма районнары оештыралар.

Себерне басып алудан соң ныгытма районнары юкка чыгарылалар, элекке казак гаскәрләре территорияләрдә ныгытма районнары 1921 елда гына юкка чыгарылганнар.

Сугыш хәрәкәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ЭККА Көнчыгыш фронтының гаскәрләре Чехсловак корпусы, КомУч Халык Армиясе, Себер армиясе һәм адмирал Колчак гаскәрләр белән Урта Идел буенда, Чулман буенда һәм Уралда сугышканнар. 1919 елда Уралны, ә аннан соң Себерне басып алдылар.

1918 елның 7 ноябрендә кызыллар Ижауны, ә 13 ноябрендә — Воткинскны алалар.

1918 елның декабрендә колчаковчылар һөҗүмгә күчәләр һәм 24 декабрьдә Пермьне алалар, әмма Уфа янында җиңеләләр, һәм һөҗүмне туктаттылар. Бөтен ак гвардия гаскәрләре Колчак сәргаскәрлек астында Көнбатыш фронтка берләшкәнә.

1919 елның март — апрельдә колчаковчылар Өфене, Ижауны һәм Воткинскны алалар, ләкин апрель ахырында кызыллар каршы һөҗүмгә күчәләр һәм 9 июньдә Өфене кире кайтаралар, ә августта Чиләбене һәм Екатеринбургны алалар.

1919 елның 11 августта совет Көнчыгыш фронт эченнән Төркистан фронты аерып алынган.

1919 елның сентябрьдә — октябрендә Тубыл һәм Ишем елгалар арасында кызыллар һәм аклар арасындагы хәлиткеч сугыш узды, бу сугышта аклар янадан җиңеләләр. Шуннан соң фронт җимерелгән, Колчак гаскәләрнең калган өлешләре Себер эченә чигенгәннәр.

Командирлар составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сергей Каменев

Гаскәр башлыклары:

  • Михаил Муравьёв (13 июнь — 10 июль 1918, фетнәне күтәргән),
  • Иоаким Вацетис (11 июль — 28 сентябрь 1918),
  • Сергей Каменев (28 сентябрь 1918 — 5 май 1919, 29 май — 7 июль 1919),
  • Александр Самойло (5 — 29 май 1919),
  • Павел Лебедев (вакытлыча вазифаларын башкаручы, 8 — 19 июль 1919),
  • Михаил Фрунзе (19 июль — 15 август 1919),
  • Владимир Ольдерогге — (15 август 1919 — 15 гыйнвар 1920).

Инкыйлаби хәрби Советның әгъзалары:

  • Георгий Благонравов (13 июнь — 21 июль 1918),
  • Пётр Кобозев (13 июнь — 25 сентябрь 1918),
  • Константин Мехоношин (13 июнь — 19 август 1918),
  • Карл Юлий Данишевский (11 июль — 7 октябрь 1918),
  • Иван Смирнов (28 август 1918 — 1 апрель 1919),
  • Аркадий Розенгольц (28 август — 6 декабрь 1918),
  • Ивар Смилга (28 октябрь 1918 — 3 апрель 1919),
  • В. И. Соловьёв (17 ноябрь — 2 декабрь 1918),
  • Сергей Гусев (10 декабрь 1918 — 15 июнь 1919),
  • Михаил Лашевич (23 март — 16 август 1919),
  • Константин Юренев (16 апрель — 14 август 1919),
  • Шалва Элиава (4 — 15 август 1919),
  • К. Г. Максимов (5 август 1919 — 15 гыйнвар 1920),
  • Борис Позерн (4 август 1919 — 15 гыйнвар 1920),
  • Николай Муралов (19 август — 8 сентябрь 1919),
  • Павел Штернберг (4 октябрь 1919 — 3 гыйнвар 1920).

Штабның башлыклары:

  • Николай Соллогуб (26 июнь — 10 июль 1918),
  • В. Ф. Тарасов (вакытлыча вазифаларын башкаручы, 10 — 23 июль 1918),
  • П. М. Майгур (23 июля — 27 сентябрь 1918),
  • Александр Коленковский (28 сентябрь 1918 — 3 апрель 1919),
  • Вильгельм Гарф (вакытлыча вазифаларын башкаручы, 3 апрель — 2 май 1919, 9 июль 1919 — 15 гыйнвар 1920),
  • Павел Лебедев (2 май — 8 июль 1919).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]