Эва-Лотта Кийбус

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эва-Лотта Кийбус latin yazuında])
Эва-Лотта Кийбус
Туган 17 гыйнвар 2003(2003-01-17) (21 яшь)
Таллинн, Эстония
Яшәгән урын Кейла[d]
Ватандашлыгы Эстония байрагы Эстония
Һөнәре спортчы (фигуралы шуу)
Кардәшләр Нублу[d]

 Эва-Лотта Кийбус Викиҗыентыкта

Эва-Лотта Кийбус (эст. Eva-Lotta Kiibus; 2003 елның 17 гыйнвары, Таллинн, Эстония) — Эстония тимераякта фигуралы шуучысы. Ике тапкыр Эстония чемпионы (2020, 2021).

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эва-Лотта 2003 елның 17 гыйнварында Таллиннда туа. Фигуралы шуу белән 2007 елда шөгыльләнә башлый[1].

2018—2019 сезонында яшьүсмерләр арасында Гран-при этабында беренче тапкыр чыгыш ясый, Литвада үткән ярышта 13 нче урынны яулый. 2019 елның март аенда яшьүсмерләр дөнья чемпионатында катнаша һәм 26 нчы урынны яулый. Шулай ук мартта Сайтамада узган олылар арасында дөнья чемпионатында беренче тапкыр чыгыш ясый, ярышны ул 22 нче урында тәмамлый.

2019 елның декабрендә Эстония чемпионатында алтын медаль яулый. 2020 елның гыйнвар аенда Лозанна шәһәрендә узган яшьләр Олимпия уеннарында 14 нче урынны яулый. Шулай ук гыйнварда беренче тапкыр Европа чемпионатында катнаша, аны 7 нче урында тәмамлый.

2020—2021 сезонында сентябрь аенда Nebelhorn Trophy 2020 ярышында алтын медаль яулый. Соңрак Budapest Trophy 2020 ярышында көмеш медаль аулый. Декабрьдә икенче тапкыр Эстония чемпионатында җиңүгә ирешә[2]. 2021 елгы дөнья чемпионатында 14 нче урында урнаша һәм 2022 елгы Олимпия уеннарына Эстония өчен урын яулый ала.

2021—2022 сезонында Эстония чемпионатында көмеш медаль яулый. 2022 елның гыйнварында Европа чемпионатында чыгыш ясый, анда 11 нче урынны яулый. Февраль аенда Пекинда узган Олимпия уеннарында катнаша һәм ярышны 21 нче урында тәмамлый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Биография. www.isuresults.com.(ингл.)
  2. Competition Results. www.isuresults.com.(ингл.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]