Эгилс Левитс
Эгилс Левитс | |
---|---|
Латвия президенты | |
Вазыйфада 2019 ел – 2023 ел | |
Премьер-министр | Кришьянис Кариньш |
Аңа кадәр | Раймондс Вейонис |
Дәвамчысы | Эдгарс Ринкевичс |
Латвиядән ЕСПЧ казые | |
Вазыйфада 1995 ел – 1997 ел | |
Дәвамчысы | Инета Зиемеле |
Латвия юстиция министры | |
Вазыйфада 1993 ел – 1994 ел | |
Аңа кадәр | Виктор Скудра |
Дәвамчысы | Романс Апситис |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 30 июнь 1955 (69 яшь) СССР, Латвия ССР, Рига |
Сәяси фирка | Латвия юлы |
Әни | Ингеборга |
Әти | Иона Моисей улы Левит |
Белем | Гамбург университеты |
Эгилс Левитс (лат. Egils Levits; 1955 елның 30 июне, СССР, Латвия ССР, Рига) — Латвия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2019 елның 8 июленнән 2023 елның 8 июленә кадәр Латвия президенты. Латвия Фәннәр академиясенең шәрәфле докторы (2002)[1].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1955 елның 30 июнендә Рига шәһәрендә яһүди-латыш гаиләсендә туган. Риганың химия юнәлешендәге 2нче мәктәбен тәмамлаган (1972). Әтисе Иона Моисей улы Левит, Латвия дәүләте СССРга кушылгач, совет хакимияте белән хезмәттәшлек итә. 1940 елда Латвия хөкүмәтендә дәүләт комиссары. Бөек Ватан сугышы башлангач, СССРдагы хәрби заводта конструктор булып эшли. Әнисе Ингеборга, акушерка белеме алгач, Ригада эшләгән, сугыш вакытында Алманиягә күченеп, Берлин янында үз һөнәре буенча эшли. 1946 елда Латвиягә озатыла. 1949 елда бай гаиләсе депортацияләнгәч, совет хакимиятеннән качып йөри. Шул вакытта Иона Левитка кияүгә чыга. Ионаның беренче никахыннан булган Михаил исемле улы Ленинград университетын тәмамлаган, геолог.
Алманиядә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1972 елда Левит гаиләсе Израиль визасы белән СССРдан китә, Алмания Федератив Республикасында, Ингеборганың туганнары янәшәсендә урнаша. Бераздан Иона гаиләсен ташлап китә. Эгилс, ата-анасыннан аермалы буларак, алман телен белми, шуңа күрә Мюнстердагы латыш гимназиясенең 12нче классына керә. Аны тәмамлагач, Гамбург университетының химия бүлегенә керә. Тиздән университетта уку профилен алыштыра, «хокук» һәм «дәүләт төзелеше» белгечлегенә укый башлый, советология белән кызыксына[1]. Профессор Дитрих Лебер аны Киль университетының юридик факультетына үз кафедрасына чакыра. 1975 елда «Латыш студентлары корпорациясе»нә Fraternitas Lataviensis языла.
Киль университеты референты буларак, Бундестагның фән бүлеге белән хезмәттәшлек итә, мәсәлән, Молотов-Риббентроп пактына халыкара-хокукый анализ ясый.
1987 елда, мөһаҗирлеккә киткәннән соң беренче тапкыр, Латвия ССРга килә.
Левитс Совет Латвиясе мисалында милли элита функцияләрен өйрәнгән[2].
1989—1991 елларда Алмания-Көнчыгыш Европа тикшеренү институтында һәм Гёттинген эшче төркемендә хезмәт куя. Бу вакытта Левитс укытучысы һәм остазы Б. Мейснер эшләгән, Балтыйк буе илләренең бәйсезлеген торгызганда кулланылган оккупация концепциясенең тарафдары һәм пропагандисты була.
1989 елдан Шлезвиг-Гольштейн җире федераль судында тәрҗемәче булып эшли[3].
Латвиядә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Атмода чорында Латвиягә кайтып-китеп йөри, Халык фронты һәм Латвия ватандашлары конгрессы сафларына баса.
1992 елда Латвиягә бөтенләйгә кайта.
Абруйлы сәяси «Клуб-21» әгъзасы, аннары Латвия юлы фиркасен гамәлгә куючыларның берсе була[4]. Левитс Алманиядән күчереп алган Латвия бюрократик системасын гамәлгә кертүче булып санала. Әмма кечкенә дәүләт өчен бу система бик авыр булып чыга.
1992—1993 елларда — Латвиянең Алмания һәм Швециядәге илчесе.
1993 елда «Латвия юлы» фиркасеннән Латвия Сеймына депутат булып сайлана.
1993—1994 елларда — Сейм депутаты, Валдис Биркавс хөкүмәтендә юстиция министры.
1994—1995 елларда — Латвиянең Австрия, Маҗарстан, Швейцариядәге илчесе.
1995—2004 елларда — Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә Латвия вәкиле. Халыкара Арбитраж суды казые[5].
2018 елда яңадан Европа Берлеге мәхкәмәсе казые итеп сайлана.
2019 елның 29 маенда Сейм тарафыннан Латвия президенты итеп сайлана[6].
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Андра, табибә, милләте буенча алман. Балалары: улы Линардс һәм кызы Индра чит илдә яши.
Эгис Левитс латыш, алман, инглиз, француз, рус телләрен камил белә.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Справки о судьях СЕС, включая Левитса(ингл.)
- Эгилс Левитс — наш президент?(үле сылтама)
- Эгилс Левитс: нужна пошлина солидарности
- Эгилс Левитс встречается с судьями и работниками Верховного суда(үле сылтама)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Президент Латвии Эгилс Левитс | Веб-сайт президента Латвии. 2020-10-20 тикшерелгән.
- ↑ Levits Egils, «Nacionālās elites funkciju padomju politiskajā sistēmā, Latvijas piemēru», Plaša zinātnieku konference Baltijas jautājumos, to Ķīles universitātes Austrumu institūts 1987. gadā rīko Minsteres latviešu jaunajā centrā, Austrālijas Latvietis, Nr. 1827, 1986, 9. maijs, 4. lpp.
- ↑ Paziņojums. Šlēzvigas-Holšteinas apgabaltiesa iecēlusi juristu Egilu Levitu par zvērinātu latviešu un krievu valodas tulku. (..) Viņa adrese: Türnicher Strasse 3, Appt. 16/5, 5000, Köln, Tel: 0221/360819 pp. 5. Brīvā Latvija, Nr. 109 (26 декабря 1988). әлеге чыганактан 2019-05-15 архивланды. 2021-02-07 тикшерелгән.
- ↑ Madara Fridrihsone (24 февраля 2019). Kas ir pretendents prezidenta amatam Egils Levits?. www.lsm.lv. 2019-06-12 тикшерелгән.
- ↑ Members of the Permanent Court of Arbitration 2014 елның 3 февраль көнендә архивланган. Стр. 105 (стр. 24 файла)(ингл.)
- ↑ Выборы Президента Латвии 2019. әлеге чыганактан 2019-05-30 архивланды. 2019-05-30 тикшерелгән.
1922—1940 | Чаксте (1922—1927) • Земгалс 1927—1930 • Квиесис (1930—1936) • К. Улманис (1936—1940) | |
---|---|---|
1993 елдан | Г. Улманис (1993—1999) • Вике-Фрейберга (1999—2007) • Затлерс (2007—2011) • Берзиньш (2011—2015) • Вейонис (2015—2019) • Левитс (2019―2023) • Ринкевичс (2023-2024) |