Эдвард Хәкимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эдвард Хәкимов latin yazuında])
Эдвард Хәкимов
Туган телдә исем Эдвард Морат улы Хәкимов
Туган 1938(1938)
Чистай
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре галим, философия фәннәре докторы
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d] һәм геология-минералогия фәннәре кандидаты[d]

 Эдвард Хәкимов Викиҗыентыкта

Эдвард Морат улы Хәкимовтатар галиме, философия фәннәре докторы (1993), профессор (1994) Россия фоторәссамнәре берлеге әгъзасы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эдвард Морат улы Хәкимов 1938 елда Чистай шәһәрендә туган. Әтисе — табиб, әнисе укытучы. Әтисе ягыннан бабасы Олы Тархан авылында мулла була, 1934 елда репрессияләнә, аталар. Казан дәүләт университетының геология факультетын тәмамлый. Көнбатыш Себердә эшләп кайтканнан соң, файдалы казылмалар кафедрасында аспирантурада укый. Кандидатлык диссертациясен яклагач укытучы булып эшли башлый. Докторлык диссертациясен фәлсәфә фәннәре буенча яза. Хәзерге вакытта Идарә, икътисад һәм финанслар институтының (ИЭУП) география һәм туган якны өйрәнү кафедрасы профессоры.

Фотограф буларак та танылган һәм фотографияләр дөньясы галим тормышында зур урын алып тора. Аның иҗади үзенчәлеген газета-журнал редакцияләрендә югары бәялиләр. Чын күңелдән яратып башкарылган эш Хәкимовка диплом-медальләр дә китергән. Ул Россия фоторәссамнәре берлеге әгъзасы.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]