Эдуард Матросов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эдуард Матросов latin yazuında])
Эдуард Матросов
Туган Рәфкать Хәмит улы Бикбулатов
12 август 1944(1944-08-12) (79 яшь)
Токаревка авылы, Тельман районы, Караганда өлкәсе, Казакъ ССР, ССРБ
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ
Казакъстан Казакъстан
Белем Караганда педагогика институты
Һөнәре боксчы
Спорт такымы әгъзасы Трудовые резервы[d]

Эдуард Хәмит улы Матросов (Туган — Рәфкать Хәмит улы Бикбулатов, 1944 елның 12 августы, Токаревкаавылы, Тельман районы, Караганда өлкәсе, Казакъ ССР, ССРБ) — совет боксчысы, Совет һәм Казахстан тренеры, ССРБ спорт мастеры. Казакъ ССРың атказанган тренеры, Казакъстан Республикасының атказанган тренеры, Караганда шәһәренең мактаулы гражданины.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1944 елда Караганда өлкәсенең Токаревка авылында[1] ЭЭХК хезмәткәре Хәмит Шакир улы Бекбулатов һәм укытучы Зәйнәб гаиләсендә туа[2]. Милләте буенча татар[3]. Эдуард Матросовның әтисе үз эшчәнлеге буенча ССРБның төрле шәһәрләрендә хезмәт итә. Соңгысы Караганда (Караганда өлкәсе буенча УНКВД) була, аннан ул Бөек Ватан сугышы фронтына алына, анда хәбәрсез югала[4]. Бабасы — Шакир Хәсән улы Бикбулатов, 1 нче гильдия сәүдәгәре, Бишкәкта иң байларның берсе була. 1920 еллар ахырында үтерелә[4].

Бикбулатов гаиләсе эбисе янына Сембер өлкәсенә күчеп килә, соңыннан Карагандага әйләнеп кайта.

Балачакта Рәфкат исемен Эдуардка алыштыра, ә Куйбышев суворов училищесына укырга керер алдыннан Бикбулатов фамилиясен Матросовка алыштыра. Училищеда белем алган вакытта җиңел атлетика һәм бокс белән һәвәсләнә башлый. 1962 елда Суворов училищесын тәмамлап, Карагандага кайта[5].

Карагандада 38 нче шахтага проходчик булып эшкә урнаша. Параллель рәвештә тренер Николай Ли белән бокс белән шөгыльләнә, аның җитәкчелегендә, «Трудовые резервы» чемпионы булып, ССРБ спорт мастеры нормативын үти.

1964 елда Караганда политехника институтына укырга керә, әмма беренче семестрдан соң Караганда педагогика институтының (хәзер Карагандинский дәүләт университетының бер өлеше) физик тәрбия факультетына күчә.

1968 елда ССРБ Кораллы көчләре сафларына алына. Хезмәтне Алматы спортротасында уза. Бокс буенча Урта Азия хәрби округы чемпионы. Армиядән соң тренер булырга теләгән.

1970—1985 елларда «Енбек» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең һәм югары спорт осталыгы мәктәбендә Караганда өлкәсе җыелма командасының өлкән тренеры булып эшли. Параллель рәвештә «Индустриаль Караганда» өлкә газетасының штаттан тыш хәбәрчесе була[3].

1985—89 елларда — Көньяк Кореяның Сеул шәһәрендәге 1988 елгы Олимпия уеннарында чыгыш ясарга әзерләнгән бокс буенча Камерун Республикасы җыелма командасының консультанты, милли тренеры. Контракт ахырында бу постны җыелма команданың техник директоры вазыйфасы белән бергә алып бара[6].

2002 елның 1 декабреннән бокс буенча Караганда өлкә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып эшли.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казакъстан ССР Югары Шурасы Президиумының мактау грамотасы[3];
  • ССРБ спорт мастеры;
  • Казакъстан ССРның атказанган тренеры;
  • «Казакъстан Республикасының бәйсезлегенә 10 ел» медале;
  • «Караганда шәһәренең Мактаулы гражданины» мактаулы исеме — караганда шәһәренең спорт үсешенә зур өлеш керткәне өчен (2007 елның 16 мае);
  • Казакъстан Республикасының атказанган тренеры[1].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән. Хатыны — Галина Ивановна, табиб. Уллары — Игорь һәм Ренат, бизнесменнар[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Почетные граждане города Караганды. әлеге чыганактан 2021-02-10 архивланды. 2021-02-13 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 И вновь продолжается бой… (2012-12-13). 2021-02-16 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 Мауленов К. С. Бокс в Казахстане: энциклопедия. — Алма-Ата: Федерация бокса Республики Казахстан, 2007. — 289 с. — ISBN 9965-627-53-3.
  4. 4,0 4,1 БЕКБУЛАТОВ Хамит Шакирович. 2021-02-16 тикшерелгән.
  5. Неверов, Семён. Мои года — мое богатство, Индустриальная Караганда (2019-01-29). 14 февраль 2021 тикшерелде. 2019 елның 10 сентябрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-09-10, retrieved 2021-03-14 
  6. Фомина, Наталья. Бои по правилам, nv.kz (2004-10-13). 20 февраль 2021 тикшерелде.