Эдуард Хәмитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эдуард Хәмитов latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 22 сентябрь 1937(1937-09-22) (86 яшь)
Туу урыны Яңа Кизгән, Борай районы, БАССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Башкарган вазыйфа РФ Дәүләт думасы депутаты[d]
Академик дәрәҗә педагогика фәннәре докторы[d]
Активлык урыны Мәскәү
Әгъзалык Государственная дума Федерального собрания Российской Федерации IV созыва[d]
Бүләкләр
заслуженный работник высшей школы Российской Федерации

Хәмитов Эдуард Шәйхулла улы (22 сентябрь 1937 ел) — галим-педагог, югары мәктәп эшмәкәре. 1983-2005 елларда Башкорт дәүләт педагогия институты (Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты) ректоры. Башкортстан Республикасы Фәннәр Академиясенең мактаулы академигы (1998), педагогия фәннәре докторы (2000), профессор (1991), Башкорт АССР-ының атказанган фән эшлеклесе (1977), Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (1998).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эдуард Шәйхулла улы Хәмитов 1937 елның 22 сентябрендә Башкорт АССРның Борай районы Яңа Кизгән авылында туган.

1958 елда Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлый һәм шунда үзенең хезмәт эшмәкәрлеген башлый.

1964-1966 елларда Куйбышев дәүләт педагогия институтында өлкән укытучы, ә соңрак декан булып эшли[1].

1966-1969 елларда Уфа нефть институтында доцент, кафедра мөдире булып эшли.

1969-1972 елларда М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында доцент, кафедра мөдире һәм декан булып эшли. Ә 1972-1983 елларда мәгариф эшләре буенча проректор вазифасын били.

1983 елдан алып 2005 елга кадәр — Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры.

2005-2007 елларда — Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт думасы депутаты.

2008 елдан алып М. Акмулла исемендәге БДПУ ректоры киңәшчесе.

Аның кызы Эльза М. Акмулла исемендәге БДПУның нәфис-графика факультеты профессоры.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Профессор Хәмитовның төп фәнни юнәлешләре — педагогик белем бирү, физика укыту методикасы[2]. Ул 60 фәнни хезмәт авторы, шул исәптән монографияләр һәм уку әсбаплары, шулай ук Башкортстан мәгарифен үстерү концепциясен һәм программасын эшләүче гыйльми коллектив җитәкчесе.

Сайланма әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Контингент гуманитарного вуза: теория, подходы, практика формирования. — Челябинск: Факел, 1999.
  • Профессиональная педагогическая подготовка в переломные периоды развития общества. — Уфа: Китап, 2001. (автордаш).
  • Стратегия развития образования в евразийском пространстве. — Уфа: БГПУ, 2002 (автордаш).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]