Эдуард Шәрәфиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эдуард Шәрәфиев latin yazuında])
Эдуард Шәрәфиев
Туган телдә исем Шәрәфиев Эдуард Сөләйман улы
Туган 13 март 1984(1984-03-13) (40 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты,
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хатлары,
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Мактау грамотасы

Эдуард Шәрәфиев - ЛДПР сәяси партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы. Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы. Россия Көрәш сәнгате берлегенең Татарстан Республикасы буенча филиалы Вице-президенты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәрәфиев Эдуард Сөләйман улы 1984 елның 13 февралендә Казан шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә туган. 8 яшендә ятим кала (әнисе фаҗигале рәвештә үлгән), төрле мәктәпләрдә – шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә, шул исәптән мәктәп-интернатта укыган. Беренче хезмәт тәҗрибәсен комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп, 12 яшендә ала.

2007 елда Казан дәүләт технология университетын ««Эретеп ябыштыру производствосы җиһазы һәм технологиясе» белгечлеге буенча, 2015 елда «Эшлекле идарә итү мастеры» программасы буенча Казан (Идел буе) федераль университетын, 2016 "Менеджмент" белгечлеге буенча елда Казан милли тикшеренү технология университетын (квалификациясе «Магистр") тәмамлаган.

Авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын биләп, Куйбышев сусаклагычы акваториясендә югары тизлекле магистраль төзү һәм утраулар төзү мәсьәләләрен хәл иткәндә гражданнар мәнфәгатьләрен яклау буенча принципиаль позициядә тора. Әйләнә-тирә мохитне, шул исәптән Идел елгасы акваториясен яклап чыгыш ясый.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2002-2007 елларда - "Казаннефтегазстрой" ҖЧҖдә экспедитор.
  • 2007 елдан алып 2013 елга кадәр-коммерция оешмаларында җитәкче вазыйфалар били.
  • 2013 елның июленнән сентябрь аена кадәр-Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Октябрь авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
  • 2013 елдан 2015 елга кадәр-ТР Яшел Үзән районы Октябрь авыл җирлеге башлыгы.
  • 2015 елдан- ТР Яшел Үзән муниципаль районы Октябрь авыл җирлеге Советы депутаты.
  • 2016 елдан- Россия көрәш сәнгате берлегенең ТР буенча филиалы вице-президенты.
  • 2018 елдан - «АМИ» девелопер компаниясе» ҖЧҖ директоры
  • 2019 елның сентябрендә 6 нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.

Мактаулы исеме һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, өч кыз һәм ул тәрбияли.

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]