Эзләп тап

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эзләп тап latin yazuında])
Эзләп тап
Уенчылар саны
I вариант – 8; II вариант — күп
Уйнау урыны
бүлмә

Эзләп тап татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уйнаучылар түгәрәкләнеп басалар. Арадан берәүне бүлмәдән чыгарып җибәрәләр. Шуннан соң берәр шигырь яисә җырдан өзек сайлыйлар. Мәсәлән: «Тәрәзәмне ачып куйдым, җәйге көннәр ямьлегә». Җырда барлыгы алты сүз. Шул сүзләр алты кешегә бүленеп бирелә: беренчегә — тәрәзәмне, икенчегә —ачып, өченчегә — куйдым, дүртенчегә — җәйге, бишенчегә —көннәр, алтынчыга — ямьлегә. Теге кешене тыштан чакырып кертәләр дә арадан берәү: «Бер, ике, өч!» — дип команда бирә. Шул вакыт балалар берсе артыннан берсе әлеге җырның сүзләрен кызу-кызу гына әйтеп чыгалар. Тыштан кергән кеше шул сүзләрдән җыр җыярга тиеш. Әгәр сүзләрне җыя алмаса, аңа җәза бирелә, дөрес җавап бирсә, алдагы уенда тышка икенче кешене чыгаралар.

II вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уйнаучылардан берәү икенче бүлмәгә чыгып тора. Ул арада калган уйнаучылар берәр хайван я берәр үсемлек, яисә терек булмаган башка берәр нәрсә исемен сайлап куялар. Сайланган исем бөтен кешегә дә әйтелгәч, икенче бүлмәдәге кешене чакыралар. Ул керә дә һәр кешегә берәм-берәм сораулар бирә. Җаваптан уйланган нәрсәнең ни булуын чамалап белергә тырыша. Әйтик, уйланган нәрсә «сыер» булса, һәрбер кеше сыерның берәр сыйфатын әйтә:

— Ул нинди?
— Дүрт аяклы.
— Аягы нинди?
— Аеры тояклы.
— Яллымы, ялсызмы?
— Ялсыз.
— Нәрсә ашый?
— Үлән ашый.
— Мөгезлеме, түгелме?
— Мөгезле.
— Холкы нинди?
— Юаш була.
— Акрын йөри.
— Алайса чапмыймы?
— Челләдә печән чаба... һәм башкалар. Чакырылган кеше шул сыйфатларга карап, уйланган нәрсәнең ни булганын тапса һәм бер генә кат әйтүендә дөрес әйтсә, инде икенче кешене чыгаралар. Әгәр таба алмаса, аны тагын икенче якка чыгаралар да, уйнаучылар икенче бер әйбер исемен уйлап куялар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]