Индуизмда ашаудан тыелулар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Индуизмда ашаудан тыелулар latin yazuında])
(Экадаши битеннән юнәлтелде)
Бхагавата Пурана кулъязмасы (санскрит).

Ведаларда яңа һәм иске ай календаренең аеның һәр 11-енче көнендә ашаудан тыелу турында әйтелә, санскритта - Экадаши (эка - бер, даши - ун). Бу Һари ходай көне, шуңа күрә бу көннәрдә көчле рухи гамәл киңәш ителә, шулай ук ризыктан тыелу, бигрәк тә бөртеклеләр һәм борчаклылардан (ит исә катгый тыела, бигрәк тә сыер ите, бу көндә ит ашау брахман үтерүгә тиңләнә).

Дэви-Бхагавата Пурана
Егерме өченче бүлек
Уччхишита хәлендәге яки эт яки шудрага орынган брахман бер көн ашамыйча һәм панчагавья (сыерның биш продуктын) ашап чистара (5)

...

Өч көн буена иртән генә ашасын, аннан соң өч көн кичен генә ашасын, аннан өч көн бер кемнән дә соралмаган ризыкны ашасын, аннан соң өч көн бөтенләй бернәрсә дә ашамасын, шулай итеп брахман праджапатьяны үтәсен.
[Алдагы көндә сыер сидеге, тиресе, сөте, оеган сөте, эретелгән май (топленое масло) һәм куша үләне белән су белән тукланып],(46) киләсе көнне ашаудан тыелсын, бу шантапана тыелуы буларак мәгълүм
Киләсе өч көн ашаудан тыелсын - шулай итеп брахман атикриччхра тыелуын үти
Шул ук нәрсә өч мәртәбә кабатланган маха-шантапана буларак мәгълүм.(48)
Тапта-криччхраны үтәп, брахман суны, сөтне, эретелгән майны (топленое масло) һәм һаваны аерым өч көн вакыт кисәге эчендә эчсен, бер мәртәбә юыну үтәсен фикерен туплатып (49)
Әгәр дә ул үзен тыеп су гына эчә икән, бу праджпатья күрсәтмәсе буларак мәгълүм.
Кем-дә кем үзен тыеп унике көн буена ризыктан тыела икән (50)
Бу парака-криччхра тыелуы буларак мәгълүм, ул бөтен гөнаһлардан да чистарта.
Шива Пурана
Видьешхвара-самхита
"Белем ияләре" бүлеге
2-нче бүлек
"Фикер ияләрнең шикләнүләрен бетерүче җаваплар"
27. Кем дә кем ай календаренең 14-енче ай көнендә (Чатурдаши) ашаудан тыела һәм Шива буйсынучылары арасында "Шива Пурана" турында фикерләр һәм аңлатулар алмаша икән, ул кешеләр арасында иң яхшысы.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]