Экваториаль Гвинея

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Экваториаль Гвинея Җөмһүрияте
исп. República de Guinea Ecuatorial
фр. République de la Guinée Équatoriale
порт. República da Guiné Equatorial
Flag of Equatorial Guinea.svg Экваториаль Гвинея Илтамгасы
Экваториаль Гвинея байрагы Экваториаль Гвинея Илтамгасы

Координатлар: 1°37′00″ т. к. 10°29′00″ кч. о. / 1.61667° т. к. 10.48333° кч. о. / 1.61667; 10.48333 (G) (O)

Equatorial Guinea on the globe (Africa centered).svg
Шигарь: «Unidad, Paz, Justicia («Бердәмлек, Тынычлык, Гаделлек»)»
Ил көе: «Caminemos pisando las sendas»
Бәйсезлек көне 1968 елның 12 октябре ((Испаниядән))
Рәсми телләр испан, француз, португал
Башкала Малабо
Зур шәһәрләр Бата
Идарә итү формасы Президент республикасы
Президент
Премьер-министр
Теодоро Мбасого
Игнасио Танг
Мәйдан
• Барлыгы
• % су өслеге
Дөнья буенча 141 урында
28 051 км²
аз
Халык
• Тикшерү (2010)
Тыгызлыгы

650 мең кеше (159-нч.)
16,9 кеше/км²
Акча берәмлеге КФА франкы
Интернет-домен .gq
Телефон коды +240
Сәгать поясы +1

Экваториа́ль Гвине́я Җөмһүрияте́ (исп. República de Guinea Ecuatorial [reˈpuβlika ðe ɣiˈne.a ekwatoˈɾjal], фр. République de Guinée équatoriale, порт. República da Guiné Equatorial) — Үзәк Африкада урнашкан дәүләт. Камерун һәм Габон дәүләтләре белән чиктәш. Гвинея култыгы тарафыннан юыла. Башкаласы — Малабо шәһәре.

Мәйданы — 28 051 км². Экваториаль Гвинея ике өлештән тора: кыйтга өлеше (26 мең км²) һәм утрау өлеше (2 мең км²). Дәүләтнең башкаласы Биоко утравында урнаша. Климат — экваториаль, даими дымлы. Айлык уртача температура — +24 — +28°.

2010 ел исәпләве буенча илдә 650 мең кеше яши. Уртача гомер озынлыгы — 62 ел. Халыкның 39 %-ы шәһәрләрдә яши. Этник состав ягыннан биредә нигездә фанг (86 %) һәм буби (7 %) халыклары гомер кичерә.

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географик урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Экватор Гвинеясы көнбатыш ярда кыйтга өлешеннән (Рио-Муни), Кориско, Элоби-Гранде һәм Эло-би-Шико утраучыкларыннан һәм Гвинея култыгында Биоко (элегрәк Масис-Нгема-Бийого, аңа кадәр Фернандо-По) һәм Аннобин (Пагалу) утрауларыннан Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт.

Мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Экватор Гвинеясының мәйданы 28051 кв. км.

Төп шәһәрләр, административ бүленеш

Экватор Гвинеясының башкаласы Биоко утравының төньягында Малабо (элеккеге Санта-Исабель). Иң эре шәһәрләр: Малабо (38 мең кеше), Бата (24 мең кеше) - кыйтга өлешенең иң эре шәһәре. Илнең административ-территориаль бүленеше: 7 провинция.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Экватор Гвинеясы - җөмһүрият. Дәүләт башы - президент. Хөкүмәт башы - премьер-министр. Канун бирүче орган - Халык вәкилләре палатасы.

Табигате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рельеф

Кыйтга өлешенең өслегенең күпчелек өлеше 600-900 м биеклектәге (иң югарысы 1200 м) таулы-калкулыклы җир, яр буенда - түбән тигезлекләр тасмасы.

Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең җирләре эчендә марганец, уран, нефть запаслары бар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең климаты тропик. Малабода уртача еллык температура +25°С, уртача еллык явым-төшемнәр 2000 мм дан артык. Яңгырлар фасылы декабрьдән февральга кадәр.

Эчке сулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң төп елга - Мбини.

Туфраклар һәм үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәңге дымлы экваториаль урманнар.

Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Леопард, крокодил, буйвол, бегемот, носорог, маймыллар, антилопа, күп еланнар һәм кошлар хас.

Халкы һәм теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны якынча 454 000 кеше (берничә ун мең кеше илдә сәяси хәл авыр булганга эмиграциядә яши дип исәпләнә), халыкның тыгызлыгы - 1 кв. км га 16 кеше. Этник төркемнәр: фанг - 80%, буби - 15%. Телләр: Испан_теле (дәүләт теле), фанг (банту төркеме телләренең берсе), буби.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Католиклар - 90%.

Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Экватор Гвинеясы территориясы португалиялеләр тарафыннан XV гасыр ахырында ачылган, ә XVI гасырлар ахырыннан утрауларның колонизациясе башланган. Экватор Гвинеясы территориясенә шулай ук Испания, Голландия һәм Бөекбритания претензия ясаган. 1778 елдан бирле - Испан Гвинеясы исеме астында Испания биләмәсе. 1960 елдан бирле Испаниянең "диңгез арты провинциясе". 1964 елда аңа эчке автономия бирелгән. 1968 елның октябреннан Испания Гвинеясы - Экватор Гвинеясы атамасы астында бәйсез дәүләт. 1991 елда яңа конституция хупланган. 1992 елда күп фиркале система кертелгән.

Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисадның нигезе - экспортка авыл хуҗалыгы культуралары һәм урман кисү җитештерү. Төп экспорт культуралар: какао, кофе, бананнар, май пальмасы. Урманнарда кыргый май пальмасы җимешләрен җыю, каучук бирүче үсемлекләрнең суын һәм кыйммәтле агачлар әзерләү. Хайван үстерү бик үк үсеш алмаган. Балыкчылык. Авыл хуҗалыгы чималы һәм агач беренчел эшкәртүе. Экспорт: какао, кофе, агач. Акча берәмлеге - КФА франкы.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, составители И.О. Родин, Т.М. Пименова.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]