Экваториаль Гвинеядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Экваториаль Гвинеядә ислам latin yazuında])
Экваториаль Гвинея дәүләт флагы

Экваториаль Гвинеядә ислам (исп. Islam en Guinea Ecuatorial, фр. Islam en Guinée équatoriale, порт. Islã na Guiné Equatorial, гарәп. الإسلام في غينيا الاستوائية‎) ― азчылык дине. Аны ил халкының (0,8 млн) 1 % тан[1] 4 % ка[2] кадәр халкы тота. Экваториаль Гвинеядә төп динхристианлык, аңа ил халкының (0,83 млн) 93 % ы ышана[1][3]. Күпчелек ― католиклар (88 %), азчылык ― протестантлар (5 %). Халыкның 2 % ы ислам динен тота (нигездә, сөнниләр). Ил халкының калган 5 % ы – анимизм, бахаи һәм башка диннәр һәм ышанулар тарафдары[4].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Европа илләре колонизациясе башланган вакытка хәзерге Экваториаль Гвинея территориясенең төп кешеләре пигмейлар, фанг һәм буби кабиләләре булган. Алар традицион Африка диннәрен тотканнар. Европалылар әлеге территориядә яшәүче халык арасында христианлыкны тарата башлый. 1807 елның 25 мартында Бөекбритания парламенты «Коллар сатуны тыю турында акт» кабул итә. Колларны Атлантик океан аша күчерүгә каршы тору өчен, патрульлек итү максатыннан, 1808 елда Көнбатыш Африка ярларына Британия флотының Көнбатыш Африка эскадрасы җибәрелә[5]. Шул ук максат белән 1827 елда Бөекбритания Биафра култыгында Испаниянең Фернандо-По утравын (хәзер Биоко) арендага ала[6].

Фернандо-По утравында пәйда булган беренче мөселманнар ― азат ителгән кара тәнле коллар. Шулай ук әлеге утрауга Һиндстаннан җинаятьчеләрне сөргәннәр, алар арасында да мөселманнар була. Утрау губернаторы Джон Бикрофт(ингл.) (1790―1854) булганда, Фернандо-Пода зур булмаган мөселман җәмгыяте оеша. Соңрак аларның да күбесе христианлык кабул иткән[7].

Ислам[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АКШ Дәүләт департаментының халыкара дини ирек турындагы хисабы нигезендә, 2006 елда ислам тарафдарлары Экваториаль Гвинея халкының 1 % тан кимрәген тәшкил иткән[1]. Экваториаль Гвинеядә күпчелек мөселманнар ― Азия һәм Африканың башка илләреннән күчеп килгән мөһаҗирләр. Экваториаль Гвинея башка илләрдән эшче кулларны какао һәм кофе плантацияләрендә эшләү өчен кабул иткән. Күп кенә мөһаҗир һиндстанлылар ― мөселманнар. Җирле халык арасында ислам динен фанг халкының аз санлы вәкилләре тота[8]. Илдә Әхмәдия ислам дини хәрәкәте эшчәнлеге киң таралган. Илнең башкаласы Малабо шәһәрендә Әхмәдия Компо Яунде мәчете урнашкан[9].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Bureau of Public Affairs Department Of State. The Office of Electronic Information. Equatorial Guinea. 2001-2009.state.gov. 2019-12-21 тикшерелгән.
  2. 1615 L. St NW, Suite 800 Washington, DC 20036 USA202-419-4300 | Main202-419-4349 | Fax202-419-4372 | Media Inquiries (2012-12-18). Table: Religious Composition by Country, in Percentages. 2021-02-07 тикшерелгән.
  3. 1615 L. St NW, Suite 800 Washington, DC 20036 USA202-419-4300 | Main202-419-4349 | Fax202-419-4372 | Media Inquiries (2012-12-18). Table: Religious Composition by Country, in Percentages. Pew Research Center's Religion & Public Life Project. 2019-12-21 тикшерелгән.
  4. International Religious Freedom Report for 2017.
  5. Smith, Robert. . — ISBN 9780520037465.
  6. Amy McKenna Senior Editor, Geography and History. . — ISBN 978-1-61530-316-8.
  7. Sundiata, 1996
  8. Андрианов Б. В. .
  9. Google Переводчик. translate.google.com. 2019-12-21 тикшерелгән.